Казанның Азино тарафларында яшәүчеләр метро юлын көтә-көтә көек булып бетте инде. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә аларга һәм, гомүмән, халыкка сөенечле хәбәр әйтелде.
Азино тарафларында яшәүчеләр тагын 6 ел сабыр итегез инде, бәгырькәйләр
— Метрополитенның 5750 метр ераклыктагы икенче линиясенең беренче участогында төзелеш эшләре бара. Беренче участокта 4 станция урнаша,- диде “Казметрострой” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Рәхимов.
Тоннельләр 5,1 диаметрда ябык ысулда казыла, ә станцияләр ачык ысулда зур чокыр-котлован казып салына. Һәр станциядә 105 метр озынлыкта тукталыш платформалары һәм икешәр вестибюль була. “Имәнлек” (“Дубравная”) станциясендә беренче линиядән икенче линиягә күчү өчен җир астында җәяүлеләр юлы төзелә.
Беренче участокның барлык озынлыгы буенча инженерлык челтәрләре күчерелә. “Мега” сәүдә-күңел ачу үзәге каршындагы төзелеш мәйданында эшләр тулы куәтенә җәелдерелгән. Бу мәйдан беренче участоктагы төзелешләргә “база” ролен дә үти. Биредә административ-көнкүреш комплексы, ашханә, медпункт һәм төзелеш штабы урнашкан.
— ”Мега” каршындагы чокыр 200 мең кубометрны тәшкил итә. Җир асты сулары саркуны томалау үткәрелә. Булачак диварларга инде 15 мең кубометр бетон агызылды, бу тиешле күләмнең 60 проценты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин теләктәшлегендә “Айсылу” тоннель казу комплексы 2020 елның апрелендә Фучик урамы белән Ломжа урамы киселешендәге булачак станциягә таба сул як тоннельне казырга кереште. Шул ук елның октябрендә “Ләйсән” комплексы уң як тоннельне казырга тотынды. Ике станция арасы 2220 метрны тәшкил итә, комплекслар инде 1710 метр һәм 1485 метр тоннель казып үтте,-диде Марат Рәхимов.
Фучик урамы белән Ломжа урамы киселешендәге булачак метро станциясе котлованының бер өлеше казылган. Фучик урамындагы базар алынганнан соң, котлован казу дәвам итәчәк.
10нчы микрорайондагы Завойский урамы белән Кол Гали урамы киселешендәге булачак станция урынында инженерлык коммуникацияләре күчерелә, транспорт чаралары өчен урап узу юлы төзелә, троллейбус линиясе дә сузыла, яктырткыч баганалар утыртыла. Фучик урамы белән Зорге урамы киселешендә булачак станция тирәсендә дә коммуникацияләр күчерелә.
Казан метрополитенының икенче линиясе Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарын тоташтырачак. Метрополитенның икенче линиясе гамәлдәге беренче линия белән “Яшьлек” һәм “Имәнлек” станцияләрендә ялгана.
Икенче линиянең беренче участогындагы һәммә эшләрне 2027 елның августына башкарып чыгу ниятләнелә. Азино тарафларында яшәүчеләр тагын алты ел сабыр итегез инде!
Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда, метрополитенның шәһәр өчен әһәмиятле булганлыгын искәртте. “Казанда метроны үстерүдәге теләктәшлекләре өчен Россия Президенты Владимир Путинга һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт!”-диде мэр Илсур Метшин.
Фото: http://sportkomitet.kzn.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар