Шәһри Казан

Алинә Заһитова коронавируска тест тапшырган. Ни булган соң?

Россия, Европа, дөнья, Олимпия чемпионы 18 яшьлек милләттәшебез Алинә Заһитова коронавируска тест тапшырган. Үзизоляция вакытында Алинә Казанда - әти-әнисе янында яшәде.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Новогорскида базады бозда күнегүләр уздыру өчен барлык спортчылар яңа вируска тест тапшырырга тиеш. Регламент кагыйдәләренә буйсынып, Алинә дә моны эшләгән. Шөкер, тест тискәре нәтиҗә күрсәткән, димәк, татар кызы күнегүләр уздыра башласа да ярый. Соңрак күнегүләр уздыруын дәвам итте, күрсәтмә чыгышларга әзерләнде. Быел исә аны Россия җыелма командасы составына янә чакырдылар.

Реклама

Шунысы да бар, үзизоляция вакытында Алинә Казанда - әти-әнисе янында яшәде.

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: