16+

Артур Зөлкәрнәев: "Татарстанның көрәш федерациясенә "Афәрин" дияргә кирәк!"

Татарстанда көрәшчеләр җиңү турында сөйләшәме, юкмы? Бу хактагы фикерләре белән Халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, Башкортстан көрәшчесе Артур Зөлкәрнәев бүлеште. Яңа тәкъдимнәр дә кертте ул.

Артур Зөлкәрнәев: "Татарстанның көрәш федерациясенә "Афәрин" дияргә кирәк!"

Татарстанда көрәшчеләр җиңү турында сөйләшәме, юкмы? Бу хактагы фикерләре белән Халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, Башкортстан көрәшчесе Артур Зөлкәрнәев бүлеште. Яңа тәкъдимнәр дә кертте ул.

Куарга түгел кертергә: көрәштәге алыш-бирешләр уңаеннан язмасы, алдан көтелгәнчә, зур шау-шу куптарды. Әлеге уңайдан Башкортстан көрәшчесе, инде шактый вакыт Теләче районы командасы өчен көрәшүче, быел гына армиядән кайткан Артур Зөлкәрнәев фикерләре кызык.

- Беренчедән, федерацияне гаеплисезме сез, башканымы - монда аларның гаебе юк. Син Башкортстаннан, кая керәсең дип язучылар да булыр инде, әмма фикеремне әйтим әле. Алдан ук гафу итегез. Менә сез, егетләр, федерацияне гаеплисез, ә минем сезнең федерациягә афәрин дип кенә әйтәсе килә. Алар эшлиләр, ярышларны уздыралар, көрәшчеләр рәхәтләнеп көрәшәләр. Бездәге хәлләрне сөйләп китәсем килә. Бездә - Башкортстанда көрәшне бетте дисәң дә була. Көрәшчеләр дә калмады, ярышлар да уздырмыйлар. Призлар дигән сүз онытылды инде ул. Ярышлар булса, грамота һәм медальгә көрәшәбез без. Бүлергә дә, сөйләшергә дә - андый ниләр юк бездә. Быел менә ике Сабантуй узды, әйбәт призлар биргән. Суыткыч һәм кер юу машинасы иде әйбәт призлар. Ә сездә машиналар куеп уздыралар Санабтуйларны. Яшермим, сөйләштек: теге көрәшчегә суыткыч кирәк иде, миңа "стиралка".

Ә сездә гаеплиләр федерацияне, имештер, сөйләшеп көрәшәләр. Ә федерациянең эше нинди? Аның эше - ярышлар уздыру, акчасын табу. Алар молодцы, сокланып утырырга була. Сөйләшүләр була инде. Муса Җәлилдә, кайсыдыр елдадыр инде, бер малай чыкты, әйтте шунда ук: балл белән генә бетерик әле, ди. Көрәш ахырында инде бар да сизеп алдылар: болар көрәшмиләр, спектакль бара. Мин үзем баш тарта алмыйм, шуңа бер балл белән җиңдем. 

Рейтинг системасы кирәк. Рәсми ярышлар буенча гына түгел. Шунда эләгергә тырышырга тиеш көрәшче. Зур, шәп Сабантуйлар буенча да булсын ул рейтинг. Көрәшчеләрне дә аңларга була. Ни генә булса да, бар да акчага терәлә, шуңа һәрберсе акча эшләргә тырыша. Ләкин ул бит төрлечә була. Халык бит төрлечә уйларга мөмкин. Була сөйләшмәгән вакытлар, ә халык сөйләшкән, ди. Һәм киресенчә. Аны төгәл әйтеп булмый, шуңа күрә бер елга, ике елга бер җирдә дә көрәштермәскә кирәк дигән фикер белән килешмим. Сөйләшеп көрәшүләрне бетерү - бик кыен мәсьәлә. Рейтинг системасы төгәл куелса, шәп булыр иде. Менә Ренас Кәлимуллин ничә ел бит инде беркем белән сөйләшми дә, көрәшә һәм гел җиңә бит...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading