Шәһри Казан

Көрәшкә керү өчен куар-код кирәкме?

Казанда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак дигән хәбәр чыккач, ярышларга керү тәртибе хакында сораулар килә башлады. Аерым алганда, тамашачылар сораша.

Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, без "Ак Барс" Көрәш Сарае генераль директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иттек:

Реклама

- Көрәшчеләргә дә, тамашачыларга да таләп бер үк: куар-код яки авырмыйсың дигән справка-белешмә. Бик катгый таләп куелды бездә, үзебез дә шул ук режимга күчтек. Кызганыч, вазгыять шундый, без генә нидер эшли алмыймбыз. Татарча көрәш буенча да 12-13 ноябрьгә билгеләнгән Татарстан чемпионаты узмаска мөмкин. Әлегә бер яки ике атнага күчерү турында фикер бар. Ситуациягә карап.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: