16+

Сезонны кем ачар?

КХЛның Ачылыш матчында “Ак Барс” һәм ЦСКА командалары очрашырга мөмкин.

Сезонны кем ачар?

КХЛның Ачылыш матчында “Ак Барс” һәм ЦСКА командалары очрашырга мөмкин.

Лиганың президенты Алексей Морозов шундыйрак фикер белдергән. “Төрле вариантлар карала. Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча Көнбатыш һәм Көнчыгыш конференция җиңүчеләре үзара очрашса,  дөресрәк булыр иде”, – дигән Морозов. Исегезгә төшерәбез, Ачылыш кубогыныда даими чемпионат җиңүчесе белән Гагарин кубогы иясе очраша. Быел коронавирус сәбәпле алар ачыкланмады, сезон вакытыннан алда төгәлләнде. КХЛда яңа сезонны 2 сентябрьдә башларга ниятлиләр.

Онык китте. ЦСКА командасы сакчысы, Зиннәтулла Билалетдиновның оныгы Александр Романов карьерасын НХЛда дәвам итәргә булган – 20 яшьлек хоккейчы “Монреаль” белән өч еллык яңа уенчылар килешүе төзегән. “Бабайны океан артындагы уеннарымны карарга көтеп калам”, – дигән хоккейчы.

Котларлык вакыйга. Казанның “Синтез” ватерпол командасы су тубы буенча Россия чемпионаты җиңүчесе булып танылды. Чемпионат коронавирус сәбәпле вакытыннан алда туктатылды һәм медаль ияләре турнир таблицасындагы урыннарга карап бүленде. Сезон төгәлләнгән вакытка 24 уенның берсендә дә җиңелмәгән “Синтез” беренче урында урнашкан иде.
Җиңәргә булышты. Доминикан республикасы волейболчысы  Бетании Де ла Крус “Динамо-Казан” клубыннан китте. Ул Казан командасы өчен бер сезон чыгыш ясады – “Динамо-Казан”га ил чемпионы булырга һәм Россия кубогы яуларга булышты. Аны Мексика волейболчысы Саманта Брисио алмаштырачак. Моңа кадәр Италиянең “Скандиччи” командасы өчен уйнаган 25 яшьлек волейболчы “Динамо-Казан” белән килешү төзеде.

Рәхим итегез. “Ак Барс” клубы өч яңа уенчы белән килешү төзеде: Казанга һөҗүмчеләр – “Салават Юлаев”тан 28 яшьлек Александр Бурмистров, “Локомотив”тан 30 яшьлек француз уенчысы Стефан да Коста һәм узган сезонны “Адмирал”да үткәргән 26 яшьлек Кирилл Воронин күченде. “Ак Барс” сакчы Роман Абросимовны да “Сочи”дан кире үзенә кайтарды. Сүз уңаеннан, Бурмистров – Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнеп, Уфага күчәргә җөрьәт иткән беренче хоккейчы булып тарихка кереп калды.

Капитан – китте, капитан килде. “Нефтехимик” хоккей командасы капитаны, 24 яшьлек Дамир Шәрипҗанов “Авангард” клубы белән өч елга килешү төзеде. Ә ул арада Түбән Кама клубы Минск “Динамо”сының элеккеге капитаны, 35 яшьлек һөҗүмче Андрей Костицын белән бер сезонга килешү төзеде.

Наилгә урын юк. СКА әле ике еллык килешүүе гамәлдә булса да, һөҗүмче Наил Якуповны “Витязь” клубына озатып, алмашка башка хоккейчылар алды. Наил – НХЛда уйнау тәҗрибәсе дә булган Түбән Кама егете.
Данис әйтте... “Кыю рәвештә әйтергә була, без чемпионлыкка төп дәгъвачы идек. Моны сиздек, тырыштык, теләдек. Кызганыч, сезон төгәлләнмәде. Киләсе сезонда чемпионлыкка ирешү өчен тырышачакбыз...” Инстаграмда сезонга йомгак ясап, “Ак Барс” капитаны Данис Зарипов шулай дип белдерде.

Талисманлы ярыш. 2020 елда 20-27 августта Казанда узарга тиешле БДБ илләренең беренче уенының талисманы – барыс булачак. Ә логотипта – кош сурәте (жар-птица). Уеннарда 11 илдән спортчылар көтелә. Спорт төрләре – 21.
Камыт киде. “Ак Барс” капкачысы Адам Рейдеборн гаилә корып җибәргән. Шунысы кызык: аларның улларына 1 яшь тулды, ә хәзер генә туй итәләр. Чит илдә алка куып йөрсәң шулай була микән әллә ул?..

Иң яхшылар. Тамашачылар фикере буенча Евгения Старцева белән Максим Михайлов “Динамо-Казан” һәм “Зенит”ның бу сезонда иң яхшы уенчылары булып танылды.
____________________________________________________________

Егерме ел күргәннәр
Россиянең иң титуллы волейбол командасы өченче дистәсен вакларга кереште
13... Кайсыгыз бәхетсез сан ди әле аны?! 2000 елның 13 маенда оешкан Казанның ир-егетләр волейбол клубына ул уңышлар гына өләшә кебек: нигез салынган көненә төгәл 7 ел узуга – 2007 елның 13 маенда команда беренче тапкыр Россия чемпионы булып таныла, ә 2018 елның 13 маенда “Зенит” Казанда Чемпионнар лигасының “Дүртлек финалы”н ота!

Тарих
Казанда профессиональ волейбол командасы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, шәһәр хакимияте һәм “Динамо” спорт җәмгыяте ярдәме белән оештырыла. Башта команда дүрт еллап “Динамо” исеме белән чыгыш ясый, аннары шуның кадәр сезон “Динамо-ТТГ” дип аталып йөртелә. Инде 2008 елдан бирле без аны “Зенит” командасы буларак беләбез.
Профессиональ чыгышын беренче лигада башлаган команда егерме ел эчендә Россия чемпионаты гына түгел Европа һәм дөнья клублары арасында да лидерга әйләнә алды.
Җиңүләр Казанны танытты – башкалабызда волейбол буенча Дөнья лигасы этаплары үткәрелде, Чемпионнар лигасы финалын зурдан кубып уздырдык. Инде 2022 елда дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнәбез.

Елама, Лоран
20 ел эчендә Казан командасында 138 уенчының чыгыш ясавы мәгълүм. Тренерлар дүртәү генә! Яңа оешкан команда белән беренче сезонда бер-бер артлы Андрей Лебедев һәм Владимир Герасимов остазлык итүе мәгълүм. Аннары алты сезон баш тренер вазифасын Виктор Сидельников башкара, беренче зур уңышлар да аның белән яулана. Ә 2008 елдан “Зенит”ның уңышлары Владимир Алекно исеме белән бәйле.
...Шунысы кызык: 2007 елгы Россия чемпионаты финалында Казан командасы Владимир Алекно җитәкләгән Мәскәү “Динамо”сын отып тәүге тапкыр чемпион исемен яулый. Шул вакытта спорт басмаларында Владимир Алекноның 10 яшьлек улы Лоранның әтисенә сыенып елаган фотосы пәйда булды. Кем уйлаган диген – алдагы елны Казан командасына Алекно баш тренер итеп билгеләнә, 4 елдан Лоран үзе дә “Зенит”ның яшьләр клубы, ә соңгы өч елда төп составы өчен чыгыш ясый башлый.

“Казан акылдан язды”
Бүген “Зенит” Россия чемпионаты һәм Чемпионнар лигасының иң титуллы командасы! 20 ел эчендә “Зенит” төрле турнирларның 33 тапкыр җиңүчесе булган: Россия чемпионатында – 10, Чемпионнар лигассында – 6, Россия кубогында – 9, Суперкубок өчен матта 7 тапкыр уңышка ирешелгән. Моннан тыш зур тырышлык белән 2017 елда клублар арасында  Дөнья чемпионатында яуланаган җиңү дә бар әле.
Һәр җиңүнең үз тәме булса да, беренчесе һәрчак иң кадерлесе булып каладыр. Әнә, Казанда уйнаган Америка волейболчысы Ллой Болл 2008 елда дөнья күргән, соңрак русчага тәрҗемә ителгән китабында бу хакта тәфсилләп искә алган.
– Казан өчен бу беренче җиңү иде, һәм алар барысы да акылдан шашар хәлгә җитте. Төн уртасында Казанга кайтканда премьер-министр безне аэропортта танкта каршы алды. Чәчәкләр һәм шампаннар белән 500ләп кеше көтә иде, – дип язган волейболчы 2007 елның 13 мае турында.
Ә сез һаман да 13 санына шикләнеп карыйсызмы әле? Шулай булса, сезгә киләсе сезонга волейболга еллык абонемент алырга кирәк. Анда безне мавыктыргыч сезон көтә: ике еллык “тәнәфес”тән соң “Зенит”ка “алтын”ны кире кайтарырга кирәк.
 

“Зенит” волейбол командасы Казаннан киткән волейболчылар – Алексей Самойленко, Цветан Соколов һәм Вадим Лихошерстовка алмашлар тапты. Казан клубы 35 яшьлек Россия уенчысы Артём Смоляр һәм Польша җыелмасы волейболчысы, 25 яшьлек Бартош Беднож белән килешү төзеде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading