Шәһри Казан

Якташыбыз Камилә Вәлиева яңа рекорд куйды

Мәскәүдә узган фигуралы шуу буенча беренче урын алды.

86,20 балл җыеп, спортчы яңа рекорд куйды. Икенче урындагы Ксения Цибиновадан ул 18 баллга югарырак. Камилә беренче тапкыр өчле аксель сикерде, әмма аз гына төгәлсезлек булды. Аның каравы өчле аксельны кулын өскә күтәреп башкарды. Кыска программада дүртле сикерү рөхсәт ителми, анысын иртәгә күрәчәкбез. 
Ярышта Европа чемпионы Алена Косторная белән дөнья чемпионы Елизавета Туктамышева да катнашырга тиешләр иде, тик спортчылар коронавирус йоктырган булып чыкты, алар бозга чыкмады.

Реклама

Фото:: https://vk.com/club_kamila_valieva

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: