16+

"Яруллинны югалту – “Ак Барс” өчен хурлык...": Казанда татарлар саны кими...

Гагарин Кубогы өчен төп көрәш 4 мартта старт ала. Ә аңа кадәр, 1 сентябрьдә башланган даими чемпионатта командаларга 56шар уен уздырырга туры киләчәк. КХЛның яңа сезоны белән бәйле төп яңалык әлегә шул. Ә Казанда бөтенләй башка хәл турында сөйләшәләр.

"Яруллинны югалту – “Ак Барс” өчен хурлык...": Казанда татарлар саны кими...

Гагарин Кубогы өчен төп көрәш 4 мартта старт ала. Ә аңа кадәр, 1 сентябрьдә башланган даими чемпионатта командаларга 56шар уен уздырырга туры киләчәк. КХЛның яңа сезоны белән бәйле төп яңалык әлегә шул. Ә Казанда бөтенләй башка хәл турында сөйләшәләр.

Адам Рейдеборн, Әмир Мифтахов, Максим Марушев, Микаэль Викстранд, Андрей Педан, Станислав Галиев, Стефан Да Коста, Найджел Доус, Патрис Кормье, Харри Песонен һәм Виктор Тихонов... “Ак Барс”тан әлеге уенчыларның китеп баруы белән килешергә дә өлгереп бетмәдек, тагын бер хоккейчы – Казанда туып-үскән 28 яшьлек сакчысы Альберт Яруллин “Трактор” клубы белән 3 елга килешү төзеп куйды. Узган атнаның Казан хоккей җанатарларын борчуга салган төп яңалыгы иде бу. Шулай булмый ни: Альберт үзебезнең егет – Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнде, “Ак Барс” өчен 396 уенда бозга чыкты, 118 (27+91) очко җыйды. Ә иң мөһиме – лидерлык сыйфатларына ия уенчы саналды.

“Кызганычка каршы, хәлләр шундый борылыш алды. Китәргә туры килде. Хушлашмыйм, киләсе очрашуларга кадәр”, – дип язды Альберт инстаграмда. Монысы инде гадәти сүзләр. Командасын алмаштырган күп уенчылар гадәттә шундыйрак сүзләр әйтә. Асылда ни булуы гына сер булып кала.

Хак булса, Чиләбедә Альберт Яруллинга елына 60 млн сум түлиячәкләр икән. Казан 50 млн сум гына ышандырган, дип имеш-мимеш таратучылар да булды. Бу сезонда Альбертка Казанда 45 млн сум хезмәт хакы түләделәр.
– Альбертны калдыру өчен барын да эшләдек, 3 елга лаеклы килешү тәкъдим иттек. Эш акча һәм тренерлар штабы белән бәйле түгел. Альберт вазгыятьне үзгәртәсе килүен әйтте, – дигән “Ак Барс”ның генераль менеджеры “Ак Барс” Рафик Якубов.

Эш акчада гына түгел бугай шул. Альберт үзе дә серне ачып салмаган.
– “Ак Барс”ны йөрәгем белән яратам. Казан клубы минем өчен күпне эшләде. Хәзер бик авыр карар кабул иттем, – дигән хоккейчы “Чемпионат”ка. – Ни өчен шулай булдымы? Бу бик шәхси карар һәм уен белән бәйле булмаган әйберләр шәхси сер булып калуын телим. Үзем дә бөтен карьерамны Казанда үткәрәчәкмен дип уйлаган идем. Шулай теләдем дә. Бу күчештә финанс мәсьәләсе роль уйнамый, тренерлар штабы белән дә мөнәсәбәтләр шәп булды. Ләкин алдан әйтеп булмый торган ниндидер моментлар сәбәпле менә шулай килеп чыкты. Бу тормыш, бу спорт.

Ничек кенә булмасын, “Ак Барс”та татарлар саны кимү күңелгә тия. Әле кайчан гына Эмиль Гариповка Казан бозында урын тарайган һәм үз капкачыбызны башка клубка озаткан идек. Кирәк бит ә, хәзер татар егетләре иңне-иңгә куеп Чиләбе өчен Казанга каршы чыгачаклар. 

Казан командасында татар уенчылары кимүгә үзе татарча белмәсә дә, Данис Зарипов та борчыла бугай. Ул клубның трансфер сәясәтен тәнкыйтьләп чыккан. 
– Баш тренер уенга карата кайвакыт: “Бик үк яхшы түгел”, – дияргә ярата. Бу бәя клубның трансфер сәясәтенә  дә туры килә, – дигән команда капитаны. Хәер, Данисның да Казанда калуы хәл ителмәгән әле. “Сәясәт”кә бик кысылуын ошатмасалар, үзенә дә туган якларына – Чиләбегә китеп барырга туры килмәгәе.

...Ул арада “Авангард” командасы капкачысы, 30 яшьлек Игорь Бобков белән “Барыс”ның 23 яшьлек һөҗүмчесе Кирилл Панюков “Ак Барс”ка күченде. Ә элеккеге “барыс”лар – Эмиль Гарипов, Владимир Ткачев һәм Роман Манухов Альберт белән бергә Чиләбедә алка куачак.

“Альберт Яруллинны югалту – “Ак Барс” өчен хурлык”, – дип язган танылган журналист  Алексей Шевченко телеграм-каналына. Хурлык түгел, ахмаклык бу. Монысын безнең исемнән язып куегыз!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading