16+

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә, нефть тармагы, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы 46 татарстанлыга югары бүләкләр тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә, нефть тармагы, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы 46 татарстанлыга югары бүләкләр тапшырды.

— Һәр буынга инициативалы, ваемсыз булмаган, һөнәри әзерлекле кешеләр кирәк, һәркайсы үз өлкәсендә. Бәхеткә, республикада андыйлар шактый, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, тантананы ачып, - Сез Россия һәм Татарстанның данын һәм байлыгын арттырасыз, яшь буынга юнәлеш бирәсез. Татарстан күп очракта төп икътисади күрсәткечләр буенча үзенең алдынгы позицияләрен нык тота, Россия Федерациясе алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан милли проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Республика Рәисенең ярдәме белән 34 республика дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. 
— Әлеге программалар җәмгыятьнең икътисади һәм социаль тормышының күпчелек өлкәләренә кагыла, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - бу мәгариф, сәламәтлек турында кайгырту, спорт, коммуналь, транспорт, мәгълүмати инфраструктураны тәэмин итү, балаларны тәрбияләү, авылда уңайлы тормыш тәэмин итү өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖнең нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсе бүлеге начальнигы Луиза Баһаутдинова һәм «СТЕЛЛА-К» АҖнең сервис хезмәте күрсәтү бүлегенең радиоэлектрон җиһазлар буенча инженеры Булат Исмәгыйлев бүләкләнде.

«Янгындагы батырлыгы өчен» медале Артур Палатовка бирелде. Лука Крымский медальләре «РЖД-Медицина» клиник хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре: табиб Роман Егоровка, санитарка Алена Пироговага һәм хирургия бүлеге мөдире Маариу Назир улы Рустамовка тапшырылды.

«Россия Федерациясенең Атказанган табибы» дигән мактаулы исем Казан дәүләт медицина университетының эчке авырулар кафедрасы мөдире Рөстәм Хәмитовка, «Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем Казан дәүләт энергетика университетының кафедра мөдире Владимир Ильинга бирелде.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Игорь Лерман бүләкләнде. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсенең Техник бүлеге инженер-конструкторы Тәлгать Сабировка, җырчы Габделфәт Сафинга тапшырылды. 

«Фидакарь хезмәт өчен» медаленә ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Владимир Аксенов, язучы Сания Әхмәтҗанова, ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов, БРКХ баш табибы Айрат Зиатдинов, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Зөлфия Хәлиуллина ия булды. 

«Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем Казан шәһәр филармониясенең бию ансамбле балеты артисты Миләүшә Калашовага, «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» - К(и)фуның медицина-санитар бүлеге табиб-хирургы Рафаэль Минабетдиновка, «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» - «Чаллы-Бройлер» эшчесе Марина Андрияновага, «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» - «Тулпар» Директорлар советы рәисе Азат Хәким, «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» исеменә - «Стройсервис ТАПС» генераль директоры Илгизәр Гайфетдинов һәм «Татавтодор» АҖ җитештерү-техник идарәсе башлыгы Марианна Зиатдинова, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме - Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 60нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Абдуллина лаек булды.

Тантананы тәмамлап, республика парламенты башлыгы барысына да армый-талмый намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading