Шәһри Казан

Күпме туңдырма ашарга ярый?

Өлкән яшьтәге кешегә атнасына иң күбе 2 туңдырма ашарга ярый икән.

Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб Владимир Зайцев кисәтә.

“Туңдырманы көн саен ашарга ярамый. Өлкән яшьтәге кеше нормасы – Кырым яисә Сочи шартларында яшәмәвебезне исәпкә алганда,  атнага 2 данә”, – ди табиб.

Реклама

Табиб фикеренчә, бу салкын татлы азыктан “передозировка” булган очракта, фарингит, ангина, ларингит, риносинусит һәм башка авырулар барлыкка килүен көт тә тор! Туңдырмага “хәвефле ризык”ка караган кебек карарга кирәк, ди Зайцев. Тамак ялкынсыну хәвефләрен киметер өчен, белгеч бу ризыкны кайнар чәй белән ашарга тәкъдим итә, шулай ук туңдырмага караганда, җиләк-җимешле бозга өстенлек бирүне хуп күрә.

omet-rb.rbsmi.ru

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: