16+

Алар озын-озак балачак иленнән

Скакалканы микрофон итеп тотып чыгыш ясаучы нәни артистлар һәр яшь гаиләдә бардыр инде ул. Телләре ачылмаган сабыйлар да, музыка ишетүгә, кулларын чәбәкләп биергә талпына башлыйлар, ә инде беренче тамашачылары - әти-әниләре, әби-бабаларының сөенеч-куанычлары чиктән аша. Үсә төшкән саен, нәни артистларның саны кими, әкияткә тиң балачак гадәти тормышка әверелә бара. Хәер,...

Алар озын-озак балачак иленнән

Скакалканы микрофон итеп тотып чыгыш ясаучы нәни артистлар һәр яшь гаиләдә бардыр инде ул. Телләре ачылмаган сабыйлар да, музыка ишетүгә, кулларын чәбәкләп биергә талпына башлыйлар, ә инде беренче тамашачылары - әти-әниләре, әби-бабаларының сөенеч-куанычлары чиктән аша. Үсә төшкән саен, нәни артистларның саны кими, әкияткә тиң балачак гадәти тормышка әверелә бара. Хәер,...

- Бүгенге балалар үзләренең 10-15 ел алдан туган яшьтәшләренә караганда күбрәк беләләр. Алар мантыйкый мәсьәләләрне тизрәк чишәләр, ләкин алар соклана, гаҗәпләнә белми. Кызыксынулары чикле, күп нәрсәгә битараф калалар. Шуңа күрә балаларга кече яшьтән эстетик тәрбия бирү бик мөһим, - ди Кукмара район сәнгать мәктәбенең музыка укытучысы Венера Гыйләҗева.
Аның белән очрашуым очраклы гына түгел. Венера Гыйләҗева күптән түгел генә «Ел хатын-кызы» республика конкурсының «Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият» номинациясенең җиңүчесе булды. Минем исә мондый зур бәя алган укытучы белән танышып, ул тәрбияләгән, укыткан балаларның нәрсәгә сәләтле икәнен күрәсем килде.
- Әлбәттә, Пушкин, Моцартлар бик сирәк туа. Безнең бурыч даһилар тәрбияләү түгел, ә мөстәкыйль фикерли, үзенчәлекле уйлый, иң мөһиме - иҗат итә белүче шәхес тәрбияләү. Дүрт яшьлек балалар пластилин кебек: алардан ни әвәләсәң дә була, күңелләре дә саф-керсез. Үз вакытында дөрес тәрбия бирмәсәң, баладагы чиксез мөмкинлекләр пычрак күлләвеккә әверелергә мөмкин. Шуңа күрә кече яшьтәгеләр өчен «Светлячок» музыкаль театрын оештырдык та инде.
- Шундый нәниләр һәм театр...
- Театр чиксез мөмкинлекләр ача, монда һәр бала үз урынын таба ала. Берсе бии, икенчесе җырлый. Сөйләме начар икән, пантомима күрсәтә. Сәхнә күренешләрен дә без балалар белән бергә уйлап чыгарабыз. Әкиятне укыйбыз да, балалар күрергә теләгән геройларны өстибез, сюжетларны да үзгәртәбез. Мәсәлән, безнең «Чикерткә һәм кырмыска» әкиятендә колорадо коңгызы да бар. Театрда 3-4 ел шөгыльләнеп, беренче сыйныфка укырга барганда, без инде аларның кайсы юнәлештә көчлерәк икәнлеген билгелибез. Ата-аналар белән киңәшеп, бала өчен иң кулай юлны сайлыйбыз. Сезнең улыгыз вокал ягыннан көчле, ә бу бала уен коралында уйнарга сәләтле, бу кыз исә бик сыгылмалы, аңа бию якынрак.
- Сезнең белән әти-әниләр һәрвакыт килешәләрме?
- Кайчак сорыйлар: «Без аның музыкант яисә җырчы булуын теләр идек, бу юнәлешне сайласак, ничек булыр икән?», - диләр. Әлбәттә, зур тырышлык куйганда, күп нәрсәгә ирешергә була. Шул вакытта баланың табигатьтән бирелгән сыйфатларына өстенлек бирсәң яхшырак.
- Димәк, Сезгә әниегез үз вакытында дөрес юнәлеш бирә алган.
- Әнием һөнәре буенча бик төгәл кеше, ул гомер буе кадрлар бүлегендә эшләде. Шулай да мин кечкенәдән бөтен татар халык җырларын тыңлап, өйрәнеп үстем, әниемә рәхмәт. Күпләр гаҗәпләнә: шәһәр җирендә туып үссәм дә, татар халык җырлары минем өчен бик кадерле-якын. Мин аларны бишектән үк беләм кебек. Балаларын безнең музыка мәктәбенә йөртүче әти-әниләргә, оныкларының пальтоларын тотып коридорда көтеп утыручы әби-бабаларга да рәхмәтем чиксез. Алар балаларга караганда да күбрәк тырышалар кебек.
«Светлячок» музыкаль театрыннан тыш, Венера Гыйләҗева «Выше радуги» вокаль ансамблен җитәкли, 2007 елдан бирле ТДГПУның (хәзер КФУның Филология һәм сәнгать институты) сәнгать һәм дизайн бүлеге каршындагы Кукмара кече академиясенең «Voilok- fashion» кием студиясенең музыкаль җитәкчесе булып та эшли. Алар төбәкара, хәтта халыкара конкурсларда да җиңү яулап киләләр. «Җиңү бик күркәм, ә шулай да иң мөһиме - иҗат итү, матурлык, сәнгать дөньясындагы балаларның күзләрендәге сөенеч, шатлык очкыннарын күрү», - ди Венера Гыйләҗева.

Нәни балаларның зур җиңүләре
2008 ел - «Images of fashion 2008» («Мода сурәте 2008») халыкара яшь дизайнерлар һәм модельерлар конкурсы: «Иң яхшы балалар театр модасы» номинациясе: I дәрәҗә диплом.
2009 ел - «Алтын куллар» I Төбәкара фестивале «Voilok-fashion» кием студиясе: I дәрәҗә диплом.
2008-2009 еллар - «Весенние выкрутасы» балалар һәм яшьләр сәнгате халыкара конкурсы: «Voilok-fashion» кием студиясе ике ел рәттән көмеш бүләккә ия була.
2010-2011 еллар - «Созвездие-Йолдызлык» X-XI Ачык Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале: I дәрәҗә дипломнар.
2010 ел - «Нурлы Казан» II Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм зурлар иҗаты фестивале: I дәрәҗә диплом.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading