16+

Казан кунакларны каршылый: «Сезнең поездларда карават бар икән! Рәхәтләнеп йокы туйдырдым!»

«Шәһри Казан» журналисты Кытай, Бразилиядән килгән җанатарлар белән очрашты.

Казан кунакларны каршылый: «Сезнең поездларда карават бар икән! Рәхәтләнеп йокы туйдырдым!»

«Шәһри Казан» журналисты Кытай, Бразилиядән килгән җанатарлар белән очрашты.

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Россиянең 11 шәһәре буйлап бушлай поездлар йөри, дип еш язсак та, аларның ничек эшләгәнен, җанатарларга нинди шартлар тудырганын, бушлай билетны каян алып буласын белми идек әле. Бүген шуларны ачыклау өчен “Шәһри Казан” газетасы журналисты «Казан-1” тимер юл вокзалында җанатарларны каршы алды.

Чабаксардан килгән яшәүче Кирилл Баринов поездан төшкәч тә, шәһәр эченә керергә ашыкмады. Казанга ул тагын ике дусты белән килгән икән, шуларны көтә булып чыкты.
- Казан - безнең футбол сәяхәтебездә икенче шәһәр. Әле генә Сочидан кайттык. Ике шәһәрдә дә моңарчы булган юк иде. Мин үземне футбол фанаты дип санамыйм, ләкин зур уеннарны телевизордан карап бара идем. Уенны стадионда карау бөтенләй икенче тәэсир калдыра икән ул. 45 мең кеше белән бер дулкында булу, футбол рухын тою үзе ни тора. Сочидагы стадионның зурлыгы шаккаттырды. Бүген матчка кадәр Казанның иң матур урыннарын карап чыгачакбыз. Футбол тәмамлангач бүген үк  кайтып китәбез, - ди Кирил.

Бушлай поездга эләгүе дә авыр булмаган егеткә.
- Иң авыры футболга билет сатып алу иде. Аннан җанатар паспортын тутырдым. Ә поездда бушлай йөрү өчен махсус сайтта теркәлдем. Бер авырлыгы да булмады, - диде егет.
Линь Сяньжянь Россиягә Кытайдан ук килгән. Русча бер кәлимә сүз дә белми, ә менә инглиз телендә яхшы сөйләшә. Линь Казанга үзе белән Венесуэла, Мексика, Перудан дусларын да алып килгән әле.

- Поездда бик уңайлы шартлар тудырылган иде. Россия халкы да бик кунакчыл булып чыкты, инглизчә дә яхшы сөйләшәләр. Шуңа да бер-беребезне аңлау кыен булмады. Кафеда руслар белән Нигерия – Аргентина арасында узган матчны карадык, бик күңелле булды, - ди Кытай җанатары.
Бразилиядән килгән Майкол де Алмейда русча чиста аралашуы белән шаккаттырды. Ул студент вакытында Мәскәү университетында табиб һөнәрен үзләштергән икән.

- Казанга әле беренче килүем. Кунакханәләрне, туклану урыннарын алдан ук интернет аша өйрәндем. Берничә ел Мәскәүдә яшәгәнгә, ерак ара куркытмады, ә менә дусларым шүрләде бераз. Мин өч ел инде табиб булып эшлим. Россиядә белем алуым белән горурланам. Россиядә белем алдым дигәч, эш тәкъдим итүчеләр дә күп булды. Беренчедән, минем чит җирдә яшәү тәҗрибәм бар, безнең өчен авыр булган рус телен үзләштердем. Икенчедән, сыйфатлы белем алдым. Казанда үзенчәлекле, тәмле ризыклар бар дип ишеттек. Шуңа хәзер туп-туры ашарга китәбез. Аннан соң кунакханәдә әйберләрне калдырабыз да, стадионга. Кич белән җанатарлар фестивалендә  Бразилия – Сербия матчын караячакбыз, - ди Майкол.        


«Горький» тимер юлы корпоратив коммуникация бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Темнов сүзләренчә, Футбол буенча дөнья чемпионатына 740 бушлай поезд булдырылган. Алар җанатарларны чемпионат мачтлары узган 11 шәһәр арасында йөртә.

- Чемпионат башланганнан бирле Казан вокзалы буенча 31 мең кеше үтте. 17 меңгә якын җанатар безгә тимер юл аша килде. Шәһәр арасында йөрүче поездлардан тыш, аэропорттан шәһәр үзәгенә килүче тиз йөрүче поездлар да бар. Кунаклар шунды белән дә килә, бик канәгатьләр. Бер америкалы белән сөйләшергә туры килде. Аларның поездлары утырып йөрү өчен генә җайлаштырылган икән. “Сезнең поездларда карават бар икән! Рәхәтләнеп йокы туйдырдым”, - диде ул. Гомумән, уен ничек тәмамланса да, безгә килүче кешеләр бик позитив. Иран, Латин Америкасыннан килүчеләр, австралиялеләр бик матур җан ата икән, ә европалылар бераз тыйнаграк, - ди Андрей Темнов.

Поездда һәм вокзал тирәсендә җанатарларга Казанны үзләштерергә волонтерлар ярдәм итә.      

Алисә Шәрәфиева

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading