Шәһри Казан

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Бу суыклар июнь уртасына кадәр булачак, чөнки декабрь башы җылы килде»

Балтач районында да бүген кар төшкән. Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев берничә көн элек боз да явып үтүен әйтте.

– Көннең болытлы торуы начар түгел, чөнки мондый көндә кырау төшми. Карга караганда кырау куркынычрак. Ул яшелчәләрне харап итә. Күпләр помидор, кәбестә, чәчәкләрен ачык туфракка күчереп утыртырга өлгерде. Аларны сакларга кирәк була. Бер елны да кар яуды, алмагачлар ул вакытта чәчәктә утыра иде. Карны алмагачлардан селкеп төшереп йөргәнемне хәтерлим. Шөкер, алмасы булды. Көн аязса, бүген ул аязып китәр кебек, кырау да төшү куркынычы бар. Бу соңгы кырау булыр инде. Шомырт суыгы үтте, монысы балан чәчәге суыгы дип беләм. Бер елны кырау 6 июньдә дә төшкән иде. Аның иң соңгы срогы – 8 июнь. Аннан соң кырау төшми. Һава торышына килгәндә, бу суыклар июнь уртасына кадәр булачак, чөнки декабрь башы җылы килде, – диде ул безгә.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 3 июнь 2018 - 22:10
    Без имени
    Ураза беткэч коннэр жылынырга тиеш.
  • 1 июнь 2018 - 22:18
    Без имени
    Исмэсез кайчан жылы конэр булачаг эмир абый