16+

Яңгыр кирәк!

Кыздыра гына... 37 градус эсселек чигенергә уйламый да. Кайбер районнарда температура көндезләрен 40 градуска җитә. Һәм бер тамчы да яңгыр яумый...

Яңгыр кирәк!

Кыздыра гына... 37 градус эсселек чигенергә уйламый да. Кайбер районнарда температура көндезләрен 40 градуска җитә. Һәм бер тамчы да яңгыр яумый...

Белгечләр чаң кагарлык хәлгә җитеп киләбез: мондый һава торышы республиканың аеруча көнчыгыш һәм көнбатыш районнарында корылыкка китерүе бар, диләр. Һава дымлылыгы тиешле нормадан шактый түбән, яңгыр яуса да, тирәнгә үтеп өлгермичә, парга әйләнә. Әле ул юк та... Атмосфера корылыгы, үз чиратында, кырдагы культураларга зыян салырга, уңышны киметергә мөмкин. Быелгы корылык аеруча куркыныч тудыра, дип саный кайбер агрономнар: май башында күзәтелгән эссе һава торышы нәтиҗәсендә, үсентеләр бик нечкә, көчсез тамыр җәйгәннәр, шуңа да хәзерге һава торышы шартларында аларга ныгып китү тагын да катлаулырак.

Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та, соңгы арада күзәтелгән коры һава кырдагы хәлне катлауландыра, диде. Питрәч, Арча, Балтач, Кукмара, Әгерҗе районнарында хәл зарланырлык булмаса да, Нурлат, Спас, Азнакай, Баулы, Чүпрәле, Тәтеш районнары аеруча куркыныч астында. Болай дәвам итсә, Татарстан алтынчы ел рәттән корылык кичерәчәк дигән сүз.


«Соңгы 30 көн чәчүлекләр өчен бик начар, көн саен хәл катлаулана. Мондый коры һәм эссе һава торышының бер көне - бу без җитештерергә мөмкин булган миллиард сумлык продукциягә азрак дигән сүз. Безнең өчен корылык бәясе - әгәр тагын шулай ун көн дәвам итсә - якынча 30 миллиард сум», - диде Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кичә.

- Өч атнага якын явым‑төшем булганы юк, - ди Аксубай районының «Авыл таңнары» газетасы баш мөхәррире Айдар Моратшин. - Безгә бу вакыт мәңгелек кебек тоела башлады инде. Басуларда хәл катлаулы. Үсемлекләргә куркыныч яный. Төрле минераль ашламалар белән тукландырып торалар анысы культураларны, әмма критик ситуация күзәтелә. Шәхси хуҗалыкларда кем ничек булдыра ала, шулай тырыша, әмма лейка белән сипкән дым туфракка да төшәргә өлгерми кала шул. Бакчадагы алмагачымны күзәтәм. Ул яшел алмаларын коя башлады. Үзенә күрә корылыктан саклану реакциясе, күрәсең. Бездә мондый корылык алтынчы ел күзәтелә инде. Печән чоры өчен файдага булса да, болай дәвам итсә, бәрәңге, яшелчә уңышы турында сүз дә була алмый.

Икенче номерны җыям.

Апас районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллинның да зарлары шул ук.

- Бездә яңгыр соңгы тапкыр 4 июньдә яуган иде. Хәер, өченчекөн районның 10 процент өлешендә яңгыр булып узды. Әмма кырларда критик хәл күзәтелә. Уҗым культуралары башакларын да чыгарырга өлгермәгән, инде төсләрен үзгәртә башлады. Шушы көннәрдә 6 мең гектарга исәпләнгән тукландыру ашламалары алып кайттык, әмма яңгырны берни дә алыштыра алмый шул, - диде ул, көрсенеп.

Ә менә Актаныш якларында кәефләр яхшы.

- Бездә яңгырлар еш явып тора. Корылык куркынычы юк. Әле менә авылда бәрәңгене икенче кат күтәреп чыктык, - диде Актаныш мәгъ­лүмат-мөхәррият үзәге директоры Илназ Хөҗҗәтов.

...Һава торышына килгәндә, алдагы бер атнада да 28, 30 градус эссе булачак, ди синоптиклар. Урыны белән явым-төшемнәр булырга мөмкин. Шул «урыны» дигән сүз үтерә инде...

Сүзен-сүзгә
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗев:
- Явым-төшемнәр республика буенча тигез түгел шул, күп районнарда яңгыр җитмәү үзен сиздерә. Коры, җилле һава торышы, гадәттән тыш эсселек туфрактагы дым запасына тискәре йогынты ясый. Әйтик, Чирмешән якларында инде 5 июньнән бирле яңгырлар яуганы юк. Ә эсселек күләгәдә дә 35 градуска җитә. Туфракның температурасы бу районда 15‑16 июньдә 3‑5 сантиметр тирәнлектә 40 градус иде. Республикада күп кенә бөртекле культураларның яфраклары саргаюы күзәтелә. Бәрәңгегә килсәк, кайбер орлык бәрәңгеләр бөтенләй үренте чыгармаган яки бик нечкә сабак җибәргән. Россия авыл хуҗалыгы белгечләре, бу хәлне тикшереп анализ ясаганнан соң, эсселек тәэсире дигән фикерне дә әйтте. Арчада бәрәңге утыртканнан соң җиде көн рәттән торган коры һава орлыкта авырулар китереп чыгарган, үсентеләргә чыгарга ирек бирмәгән. Аномаль эсселек китергән стресстан үсемлекләрне препаратлар ярдәмендә сакларга тырышабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading