16+

Илсөя Бәдретдинова: «Кияүгә чыксам, «Гүзәлен ялгызын калдырды», - дип сөйләрләр иде»

- Хәерле көн! Ничек хәлләрегез?

Илсөя Бәдретдинова: «Кияүгә чыксам, «Гүзәлен ялгызын калдырды», - дип сөйләрләр иде»

- Хәерле көн! Ничек хәлләрегез?

- Бар да яхшы, Аллага шөкер! Яңа концерт программасына әзерләнеп йөрүем. Кайбер артистлар «яңа» дип әйтә дә, тик анда бернинди дә яңалык булмый, хәтта костюмнары да шул ук. Миңа килгәндә, программа бөтенләй башкача булыр. 5 бүлектән торачак. Татар эстрадасында беренчеләрдән булып этнорокны да кертәчәкбез. Кыскасы, килеп күрерсез.

Аннары, җәнлекләр телендә сөйләшә торган кыз да безнең төркемгә килде. Əйе, урманда үскән шаманка кыз. Телче ул. Бүре булып та улый, кошлар булып та сайрый. Горурланып сөйли торган тагы бер иҗатташ дустым булды. Күпләр: «Ник синең төркемеңдә биюче дә юк?» - дип сорыйлар. Аның урынына, берсе 10 кешегә торырлык шәхесләр бар. Һәркайсы белән горурланам!

- Яңа программага Илфакның җырлары керәчәкме?
- «Илфак җырларын җырлап акча эшли» дип сөйләсәләр дә –  җырлыйм. Узган ел программасын аның җырларыннан башка төзегән идем, тик үлгәннән соң, керттем. Акча эшләр өчен түгел, ә аның исеме онытылмасын өчен. Менә шуны дөрес аңласалар иде. Аның җырлары яңгырарга тиеш!

- Улыгыз ни хәлдә?
- Бик яхшы, лагерьдә ял итә. Кино һәм режиссура юнәлешендә эшләп килүче ял йортында. Анда көн дә билгеле шәхесләр килеп, мастер-класслар куя. Иртәгә Дюжев килергә тиеш. Үзенә бик ошый, шат. Елына 4 тапкыр барып, шунда ял итеп кайта. Булачак һөнәрен шул өлкәдән сайлар дип уйлыйм.

- Үзегезгә дә ишетелгәндер... Халыкта сезнең турда бик күп мәхәббәт тарихлары йөри. Шуларның берсе - янәсе, администраторыгыз Гүзәл белән...
- Əйе, ишеттем! Тик андый гәйбәтләр дәрәҗәсенә төшмим, гафу итегез. Сөйләсеннәр, әйдә! Администратор итеп берәр егетне алган булсам да сөйләрләр иде. Кияүгә чыксам: «Менә Гүзәлен ялгызын калдырды», - дип яманларлар иде. Кешегә бит берничек тә ярап булмый. Халык телендә начар кеше булырга өйрәндем инде. Алга таба да сөйләсеннәр, әйдә!..

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кешылэр уйлап та карыйлар инде ,сина алла ярдэм бирсен

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ильсоя син просто супер без сине яратабыз,тел сояксез тик сойлэсенннэр тубэн кешегенэ кеше гайбэтен чэч,борынынны кутэрдэ и все ок була)))????????????

      Мөһим

      loading