16+

19 июльдә ураза тотуның фазыйләте нидә?

Мондый форсатны да кулдан ычкындырсак, кызганыч, бик зур мөмкинлекне югалткан булырбыз.

19 июльдә ураза тотуның фазыйләте нидә?

Мондый форсатны да кулдан ычкындырсак, кызганыч, бик зур мөмкинлекне югалткан булырбыз.

Зулхидҗә аеның тугызынчы  көнендә ураза тотуның фазыйләте (19 июльгә туры килә).
Гарәфәт көне Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне.
Бу көнне хаҗ кылучылар Гарәфәттә үткәреп, догалар кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үтиләр. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһның рәхмәтенә ирешергә зур мөмкинлеге бар – бары әлеге көнне гыйбадәттә үткәрү мөһим. Бу көндә Аллаһ ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис белән дәлилләнеп гамәл кылсак, Аллаһ Тәгалә безнең үткән елдагы гөнаһларыбызны да һәм киләчәк елдагы гөнаһларыбызны да гафу итәчәк. Бу кече гөнаһларга кагыла. Ә зур гөнаһларыбызның гафу ителүен теләсәк, безгә тәүбәгә килү тиеш.
Искиткеч: авыр да түгел, бары тик бер генә көн ураза тотарга кирәк, ә нәтиҗәдә, күпме гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булып тора ул. Мондый форсатны да кулдан ычкындырсак, кызганыч, бик зур мөмкинлекне югалткан булырбыз.

                                      Раил Фәйзрахманов.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading