16+

Айдар Галимовның тавыш операторы Төркиядә фаҗигале төстә һәлак булган

Əлеге котычкыч фаҗигә Төркиянең Сиде шәһәрендә урнашкан Side Town Hotel кунакханәсендә булган.

Айдар Галимовның тавыш операторы Төркиядә фаҗигале төстә һәлак булган

Əлеге котычкыч фаҗигә Төркиянең Сиде шәһәрендә урнашкан Side Town Hotel кунакханәсендә булган.

"Айдар" студиясендә тавыш операторы булып эшләүче Марсель Нагыймов ялның икенче көнендә 7нче катның балконыннан егылып төшкән. Дуслары хәбәр итүенчә, егет балкон култыксасына терәлеп торган булган. Ул сынып егет егылып төшкән һәм шундук һәлак булган. Төркия полициясе егетнең канында алкоголь табылган дип бара һәм шул сәбәпле, иминият акчасын түләүлән баш тарта.
- Марсель бездә 3 ел эшли. Эшенә карата бик җитди һәм җаваплы, аның белән эшләве үзе бер рәхәт иде. Бик кешелекле иде дә. Марсельның һәлак булуы - студиябез өчен зур югалту, - ди «Айдар» студиясе директоры Павел Волонихин.

Социаль челтәрләрдә Марсельнең туганнары ярдәм сорап яза. Башта аларга Төркиядә рус, төрек телләрен белгән юрист табарга кирәк. Аннан соң, Марсельнең гәүдәсен туган илгә алып кайтасы бар. Кызганычка каршы, әлеге мәшәкатьләр бик чыгымлы. Ярдәм итәргә теләүчеләр 639002069032891267 Сбербанк номерына акча күчерә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Всё включено??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Я ходаем! Халкыбызнын яраткан Жырчысы Айдар Галимов узеннен хезметкерен неужели Туган ягына алып кайтып тапшырдык алмый!!! Мин эйтмим артист халкын бай дип ..но все таки мондый очракта кубрэк чыгымны уз ослэрене Алса буладыр инде дип уйлыйм

      • аватар Без имени

        0

        0

        Егит бик жалко но акча жыюлары бик сэер галимов оештыра алмый что-ли или ана акча жалкомы

        • аватар Без имени

          0

          0

          Айдар Галимов Инде малайга булышырга кирэк 100 процент) он и депутат

          • аватар Без имени

            0

            0

            Галимов в чем дело?шевелись!

            Мөһим

            loading