16+

Балалар берләшмәләре берлеге һәркемгә үз юлын табарга булыша

Кичә Татарстанда Балалар берләшмәләре берлеге үзенең 15 еллык бәйрәмен билгеләп үтте.

Балалар берләшмәләре берлеге һәркемгә үз юлын табарга булыша

Кичә Татарстанда Балалар берләшмәләре берлеге үзенең 15 еллык бәйрәмен билгеләп үтте.

 Тантаналы чарага республика районнарыннан, башкаланың үзеннән дә балалар оешмалары вәкилләре җыелган иде. Анда әлеге берлекнең башында торган, хәзер Россия Федерациясе Думасы депутаты Марат Бариев та катнашты.

Ул үзен шушы чарага чакыруларына рәхмәтен җиткереп, шушы юнәлештә эшләүчеләрне тәбрикләп үтте. “15 ел үтсә дә, балалар берләшмәләрендә әле һаман да элеккеге укучылар катнаша. Күп эшләр алар ярдәмендә башкарыла. Биредә сез үз кызыксынуларыгыз буенча берләшәсез. Төрле мәсьәләләрне чишү, фикердәшләр табу мөһим. Балалар берләшмәләре берлеге һәркемгә үз юлын табарга булыша. Бик җитди проектлар өстендә эшлисез. Бу сезгә генә түгел, безгә дә, безнең җәмгыятькә дә кирәк. Киләчәктә кем генә булсагыз да, бу тормышта югалып калмассыз. Сез Балалар берләшмәләре берлегендә билгеле бер мәктәп узасыз, бу эшчәнлегез тормышта зур ярдәм итәчәк”, – диде ул.
Тантаналы бәйрәм балалар лидерларының чыгышлары белән дәвам итте. Шушы эшчәнлектә үз өлешен керткән белгечләр, педагоглар, әйдаманнар да бүләкләнде.

– Балалар берләшмәләре берлегенә караган чараларда булганда үзеңне өйдә кебек хис итә башлыйсың. 2004 елда “Ел лидеры”нда катнашкандагы дулкынлануларымны әле дә исемә төшерәм. Мондагы яктылыкка, энергиягә һәркем тартыла. Бу кояш җылысында  һәркем җылынсын. Бергә булыйк. Бердәм булыйк. Киләсе елга да зур максатлар куйыйк. Йөзегездән елмаю китмәсен, – дип теләкләрен җиткерде республиканың Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading