16+

«Үбеп калам. Илһам бабаең»

Үз гомеремдә ике тапкыр мәктәптән иң ачы күз яшьләре белән елап өйгә кайттым. Хәзер миңа 18 яшь, ләкин башлангыч белем алган элеккеге мәктәптә үз башымнан кичергән күңелсезлекләрне искә төшергәч, әле һаман да үземне алсу тасма белән үрелгән чәчле кыз итеп күз алдыма китереп, бөтен тәнемнән ток узган кебек була.

«Үбеп калам. Илһам бабаең»

Үз гомеремдә ике тапкыр мәктәптән иң ачы күз яшьләре белән елап өйгә кайттым. Хәзер миңа 18 яшь, ләкин башлангыч белем алган элеккеге мәктәптә үз башымнан кичергән күңелсезлекләрне искә төшергәч, әле һаман да үземне алсу тасма белән үрелгән чәчле кыз итеп күз алдыма китереп, бөтен тәнемнән ток узган кебек була.

Беренче тапкыр рус теленнән контроль диктантта, дус кызымның сүзе белән, «пороша»  сүзен «пароша» дип язып, «дүртле» алган өчен еладым. Ә дус кызым махсус минем хаталы язуымны теләгән булган икән. Әле үз гомерендә бер тапкыр да хыянәт тәмен татымаган, кызлар арасында иң көчле дуслыкка ышанган тугыз яшьлек бала күңелендә, әлбәттә, бу тирән эз калдырды. Ләкин иң аянычлысы бу хәл түгел иде әле.

Дүртенче сыйныфта татар теленнән өй эше буларак инша язарга куштылар. Инде ул вакытта да җыйнак, укытучы кушканча ярты битлек кенә итеп яза белми идем. Өстәвенә темасы да минем өчен роман язарлык иде: «Минем бабаем». Бабаема карата мәхәббәтем турында сөйләү өчен миңа һәрвакыт сүзләр түгел, ә, дөресрәге, тыңлаучы җитми иде. Шуңа күрә әлеге иншада минем фикерләр, чиксез эпитетлар, биш дәфтәр битен тутырган сүзләр генә түгел, ә ярты йөрәгем дә шунда иде. Ә иншаны такта янына чыгып бөтен сыйныфташларга укырга кирәклеген белгәч, гомумән, иң бәхетле бала булдым.

Дәфтәремне кулыма тотып, йолдызлар йөри торган кызыл юлдан барган сыман горур атлап, такта янына чыктым һәм кычкырып беренче җөмләне укып җибәрдем. Ләкин беренче җөмләнең ничек ахыргы җөмләгә әйләнгәнен аңламый калдым. Иншаны укып бетергәнемне инде хәтерләмим. Укытучымның, классташларымның бөтен сыйныфка яңгыраган көлүләре, мине үрти башлаулары әле һаман да колагымда яңгырый.
«Әкият!», «Иншаның темасы вообще-то «Минем кумир» түгел, ә «Минем бабаем» иде», «Яхшы кәеф өчен сиңа «бишле» куймыйча булмас инде» дигән сүзләрне ишетергә әзер түгел идем.

Бу сүзләргә дә түзәр идем. Ләкин укытучымның: «Ул сиңа нинди бабай булсын ди? Әтиең яисә әниең ягыннанмы? Аның беркайчан да хатыны да, балалары да булмаган», – дигәне бар тормышымны үзгәртте. Чыннан да, ул вакытта әтиемнең дә, әниемнең дә әтиләрен белә идем. Ләкин өченче бабайның миңа кайсы яктан туган булуы турында беркайчан да уйланганым булмады. Аны үземнең бабаем булуын белү өчен гаилә шәҗәрәсе дә, документлар да кирәк түгел иде. Аның миңа булган мәхәббәте, минем аңа булган мәхәббәтем иң көчле дәлил иде. Иң мөһиме – дөресен үзем белә идем. Шулай итеп, күз яшьләремне күлмәгем җиңенә сөрттем дә, бабаемның миңа биргән барлык киңәшләрен искә төшереп, яңабаштан, тагын да катырак, барлык кешене ышандырырлык итеп беренче җөмләне укыдым: «Минем бабаем – Илһам Шакиров!»

Илһам Шакиров – минем тормышымның иң матур, җылы истәлек­ле, кабатланмас бер мизгеле. Бер яктан карасаң, 17 яшькә җиткәнче, ул гел янымда булды. Ә икенче яктан карасаң, бик иртә Илһам бабайсыз калдым. Аның чынлыкта кем икәнлегенә төшенә башлагач кына, күкләр миннән аны үзенә алып китте.

Күпләр Илһам Шакировны бер чорга тиңли, аның үлемсезлеге турында яза: «Илһам китте – җыры калды». Ләкин бу сүзләр беркайчан да минем күңелгә тынычлык өстәми. Чөнки алар берсе дә бабаен югалт­кан баланың сүзләре түгел, ә үз тормышында легендар җырчы – Илһам Шакировны югалткан кешеләрдән чыккан сүзләр. Бабаем минем өчен дә чор булып истә калсын өчен, аның белән чиксезлеккә тиң булган вакыт үткәрергә кирәк булыр иде. Ләкин чиксезлек тә бу очракта бик аз, бары тик бер матур мизгел кебек тоелыр иде миңа. Чөнки минем бабайга ихтыяҗымны дөньяда булган вакыт аралыклары белән генә чикләп булмый. Балаларга әти белән әни кирәк булган сыман, онык­ларга да һәрвакыт яннарында әби белән бабай кирәк. Мин бабайны иртә югалттым, ләкин аның белән бәйле булган истәлекләр күңелемне, һичшиксез, чиксезлектән дә озаг­рак җылытыр сыман.

...Кечкенә вакытта бабайга ияреп йөрергә ярата идем. Кая гына барсак та, ул миңа тәмле әйберләр, кәнфит-шоколадлар ала иде. Ә шулай да миңа иң ошаганы – Гоголь урамындагы кафега төшке ашка йөрү иде. Чөнки бары тик ул кафега барганда гына без «Чулпан» иминият компаниясе аша уза идек. Бабай шул вакытта һәр тапкыр, мине кулымнан тотып: «Монда да – Чулпан, тегендә дә – Чулпан», – дип, минем иң яраткан «Чулпан» җырын җырлый иде. «Бу җырны яраткан кызыма багышлап яздым», – дип тә шаяртырга ярата иде. Шулай ук ул кафеда безнең «шәхси» өстәлебез бар иде. Официантлар бабайның, минем нәрсә яратканыбызны үзләре белеп, һәрвакыт винегрет һәм оливье салаты алып киләләр иде. Ә заказ көткән арада, бабай миңа диварда сурәтләнгән фәрештәләр турында сөйли иде.

Мәскәү белән танышу да бабай белән истә калды. Юбилей уңаеннан, бабайның Кремль сараенда концерты үткәрелде, анда да бабайга иярдем. Менә шунда мин аның нинди зур кеше икәнлеген аңлый башладым. Исемдә калганча, безне иң яхшы бизәнү бүлмәсенә урнаштырдылар.

Бабайның концертында Алсу, Александр Градский, Марат Бәшәров, Надежда Бабкина кебек Мәскәү җырчыларын күрү, Иосиф Кобзонның бабай белән татарча сөйләшүе мине таң калдырды. Ләкин иң истә калганы – Казанга кире кайту иде. Бәхетсезлеккә, поезд билетының датасы буталу сәбәпле, без поездга утыра алмадык. Бабай өчен вакытында кайтып китә алмау зур борчу булса да, минем өчен кызыклы сәяхәт иде. Артистлар белән бергә аэропортта төн каршыладык. Шунда безгә зур чиләк белән бер кафедан тавык ите алып килгәннәре истә. Шулай бер-беребезнең капризларын үтәп, төн дә үтеп китте. Ул моментта нинди зур йөк булганымны хәзер генә аңладым.

Ел саен 15 февральдә туган көн уңаеннан уза торган концертларда бабайны котлар өчен сәхнәгә менеп, чәчәк бирә идем һәм аңа багышлап, шигырь сөйли идем. Ләкин бер елны бу бәйрәмгә аеруча җитди карарга булдым: үзем хәтле зур кызыл күлмәкле курчак тотып, сәхнәгә мендем. Бабай,  гадәттәгечә, котлау көткәнгә күрә, миңа микрофонны сузды. Минем, аның колагына гына әйтәм дип уйлап, «Курчакны вакытлыча гына бирәм. Уйнап туйгач, кире бирерсең», – дигәнне бөтен зал ишетте.

Бабай китаплар, гәҗит-журналлар укырга ярата иде. Аның хәлен белергә барган саен, китап киштәләрен, өстәлен җыештыра идем, өчпочмак белән, ул яратканча, баллы итеп сөтле чәй ясый идем. Шуның өчен ул миңа яшереп кенә пиджак кесәсеннән, туңдырма алырсың, дип, акча бирә иде. Бабай миңа, фортепианода уйнап, «Чулпан» җырын җырлый иде. җырлап арыгач, төпле акыллы киңәшләрен бирә иде.

Җ әйге каникулларны авылда үткәрә идем. Анда мине сагынып көткән әбием белән бабаем бар. Алар янында бик рәхәт: мине тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, дусларым белән кичкә кадәр урамда уйныйм, җиләккә йөрим. Көннең узганы сизел­ми дә. Шулай беркөнне безгә, телеграмма тотып, хат ташучы килде. Анда «Тәти кызым Чулпан, сине бик сагындым, тизрәк кайт. Үбеп калам. Бабаең» дигән сүзләр язылган иде.

Бабай бер интервьюда үзен дөнья­дагы иң бәхетсез кеше дип атый. Татар милләте бәхетсезлек кичергәндә, ул үзен бәхетле итеп санарга хокуксыз дип уйлый иде. Татар халкы, татар милли музыкасы, татарның киләчәге аны бик борчыды. Безнең дә татар мохитендә үсүебезне, тәрбияләнүебезне теләп, бабай сеңлем Зиләне Нариман урамында урнашкан татар балалар бакчасына үзе урнаштырды. Минем 2нче татар гимназиясенә күчүемдә дә аның роле зур булды. Аның киңәшләре, ярдәме белән конкурс-фестивальләрдә югары үрләргә ирешкәнемә бабай сөенә иде.

Кан белән генә туган булуы бик җиңел, ләкин чит кешеләр булып та сүз белән аңлатып булмаслык ышаныч, хөрмәт, мәхәббәт тудыру барлык кешеләргә дә хас түгелдер. Шундый мөнәсәбәтне көн саен Илһам бабай белән әтием арасында сизә идем.

Хәзер инде бабай белән минем арада туганлык бәйләнеше булмаганын яхшы аңлыйм. Ләкин безнең арабызда булган ихлас гаилә мөнәсәбәтләренә каршы бернинди җитди документлар һәм дәлилләр тора алмый. Янәдән дүртенче сыйныфка кайтып, бабам турында сөйләргә мөмкинлек булса, уйламыйча да, шул авыр мизгелне күңелем аша тагын бер кат үткәрергә риза булыр идем. Чөнки хәзер ул көлүләр, үртәүләр минем өчен бары тик бабайның нинди бөек кеше икәнлеге, минем бу тормышта зур бәхеткә ия булуым турында гына сөйләр иде. Минем бабаем – Илһам Шакиров! Иншамда гына түгел, күңелемдә дә бетереп булмый торган буяулар белән язылган әлеге сүзләргә бүтән бер кеше дә каршы килә алмаячак.

Илһам бабаем, төшләремә кереп булса да, тагын бер кат «Чулпан» җырын җырласаң, аның миңа багышланганы турында тагын бер шаяртсаң иде... Мин сине бик сагынам. Үбеп калам. Тәти кызың Чулпан.

Чулпан Хаҗиева

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading