16+

Бер алмагачта 5 төрле алма үстереп була!

Иске Зәй авылында яшәүче 82 яшьлек бакчачы Татьяна Татаренкова бер алмагачта өч төрле алма үстерә. Бу могҗиза түгел, ди үзе. Иң мөһиме – ботакларны дөрес итеп ялгарга гына кирәк.

Бер алмагачта 5 төрле алма үстереп була!

Иске Зәй авылында яшәүче 82 яшьлек бакчачы Татьяна Татаренкова бер алмагачта өч төрле алма үстерә. Бу могҗиза түгел, ди үзе. Иң мөһиме – ботакларны дөрес итеп ялгарга гына кирәк.

– Бер ботакны икенчесенә ялгагач, берничә елдан бер алмагач әнә шулай берничә сорт алмалар бирә башлый. Ике-өч кенә түгел, хәтта дүрт-биш төрле алманы да бер агачтан алырга мөмкин, – ди бакчачы.

Волгоград өлкәсендә туган кыз кечкенәдән бакчачылык белән кызыксынган. Әнисенең яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәрен кызыксынып күзәткән. Белгечлеге буенча төзүче-инженер булса да, күңелендә һәрчак агроном ул. Төрле экзотик җимешләр, хәтта лавр яфрагына кадәр үстергән. «Бакчада эшләмәсәм, авырый башлыйм», – ди. Сезонына ике тапкыр бәрәңге уңышы ала.

– Бәрәңгене утыртканчы, ике атна кала, 20 апрель тирәләрендә баздан чыгарам да, картон йә агач тартмага салып, җылы урынга куям. Күзләнгәч, икегә ярам. Көннәр җылы торса, яз матур килсә, бәрәңгене ел да 1-10 май аралыгында утыртам. Бу вакытта җир җылына һәм дым саклана. Бәрәңге чокырына тирес, көл салам, су сибәм. Мондый туфракта ул йодрык кадәр булып үсә, – ди бакчачы.

6,5 сутый җирендә ниләр генә үстерми ул. Виноградлары да ел саен мул уңыш белән сөендерә. Бер тәлгәше 1 килограммга кадәр җитә. Элек роза, хризантема чәчәкләрен бик яратып үстергән, сатуга да чыгара торган булган. Юл һәлакәтенә очрап хастаханәгә эләккәч, Татьяна ханымның бакчасына кереп, бөтен чәчәкләрен утап чыгып киткәннәр. Хәзер бакчачы күбрәге канәфер, гладиолус, лилия кебек чәчәкләр үстереп сата.

Помидордан да ел саен мул уңыш ала. Фитофтороз булмасын өчен, помидорны иртә утыртырга кирәк, ди. Үсентеләрнең бер партиясен – иртә өлгерә торганнарын – февраль аенда, икенчесен – март башында, соңгыларын март уртасында утырта. Ачык грунтка 15-20 майда ук чыгара. Быел да яз салкын булуга карамастан, помидорны туфракка иртә күчергән. Салкыннарда, кырау вакытларында махсус япма белән каплап тора икән. Аның каравы июльнең икенче яртысында инде үзе үстергән помидорларны ашый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading