Шәһри Казан

Борындык авылы халкын куркыткан ерткыч җәнлек шакал булырга тиеш

Кайбыч районының Борындык авылы халкын куркыткан ерткыч җәнлек шакал булырга тиеш. Кичә Борындык авылыннан видео җибәрделәр. Кар чаңгысы белән барганда юлларына бер җәнлек чыккан. Әлеге видеоны Татарстанның Биологик ресурслар комитеты белгечләренә юллап, аларның фикерен ишетәсе килде.

“Борындык халкы төшергән видеода безнең республикада бик сирәк очрый торган шакал. Алар яши торган җирнең төньяк чикләре безнең республикага кадәр килеп җитми, әмма алар көньяк төбәкләрдән килеп керергә мөмкин” дип хәбәр иттеләр безгә комитеттан.

Реклама

Белгечләр искәрткәнчә, шакал ул – эт һәм бүреләр токымыннан булган типик ерткыч. Кыяфәтләре белән дә шуларның уртасында торалар. Аларның берничә төре бар. Гади шакаллар бүрене күбрәк хәтерләтә, әмма шул ук вакытта кечерәк зурлыкта булалар. Авырлыгы 10 килограммнан да артмаска мөмкин. Йоны соры төстә, кисәк-кисәк тонык сары һәм җирән төс тә катышкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: