16+

Илгиз Шәкүров: “Журналист булуымда Алла Пугачева “гаепле”

Мондый эшкә бөтен вакытыңны багышласаң гына уңышка ирешеп була, ди Илгиз Шәкүров “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе хәбәрчесе, “Яңалыклар” тапшыруын алып баручы Илгиз Шәкүров – яшь һәм өметле журналист.

Илгиз Шәкүров: “Журналист булуымда Алла Пугачева “гаепле”

Мондый эшкә бөтен вакытыңны багышласаң гына уңышка ирешеп була, ди Илгиз Шәкүров “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе хәбәрчесе, “Яңалыклар” тапшыруын алып баручы Илгиз Шәкүров – яшь һәм өметле журналист.

– Илгиз, син нинди гаиләдә тудың?

– Әңгәмәнең нәкъ менә шушы сораудан башлануына шатмын. Кешенең тормышта үз урынын табуы, шәхес буларак формалашуы, беренче чиратта, гаиләдән тора дип уйлыйм. Гаиләм – минем иң зур байлыгым. Әтием – Дәниф, шәхси эшмәкәр. Әнием – Фәнисә, башлангыч сыйныф укытучысы. Булат һәм Азамат исемле энеләрем бар. Алар барысы бергә Актанышта яши.

– Безнең һөнәрдә ирләр сирәк очрый. Журналистикага ничек килдең?

– Моны очраклы хәл дип әйтсәм дә буладыр. Күпчелек балалар кебек кечкенә чакта җырга йөрдем, биедем, рәсем ясадым. Бераз үсә төшкәч, фотограф булырга да хыялландым. Җиденче сыйныфта, телевизор карап утырганда, Алла Пугачёваның интервьюсына юлыктым. Ул анда үзенең кечкенәдән радиожурналист булырга теләвен, шуңа да “Алла” радиосын ачуы турында сөйли иде. Шуннан соң берничә көн уйлап йөрдем: кем соң ул журналист? Актанышта журналистика түгәрәге барлыгын ачыкладым һәм үземне сынап карарга булдым. Соңрак район газетасына мәкаләләр яза, радиода тапшырулар эшли башладым. Шуннан китте инде. Журналист булуымда Алла Пугачёва “гаепле” булып чыга.

– Ни өчен нәкъ менә телевидение юнәлешен сайладың?

– Ул үзе мине сайлагандыр. КФУның журналистика факультетына “Алтын каләм” – балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының Республика фестивалендә Гран-при алып кердем. Беренче эш урыным – TMTV телеканалы. Анда икенче курста укыганда чакырдылар. Телевидение дөньясы белән танышу шунда башланды. Соңрак “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында видеопроектлар эшләдем. Сүз уңаеннан, татар телендәге беренче видеоблог – “Илгиз ил гизә” проектын да без андагы коллектив белән бергә булдырдык. Хәзер менә ике елга якын ТНВ телеканалының яңалыклар хезмәтендә эшлим. Республиканың иң зур милли медиахолдингында хезмәт кую – зур дәрәҗә, әлбәттә. ТНВ мине профессиональ яктан да, шәхес буларак та камилләштерә. Моны үзем дә, тирә-ягымдагы кешеләр дә сизә: дисциплина дисеңме, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү, төрле ситуацияләргә әзер булу, ике дәүләт телендә эшләү мөмкинлеге һәм башкалар.

– Телевидение журналисты булуның нинди кыен яклары бар?

– Телевидение белән аз гына бәйле булган кешеләр килешер – мондый эшкә бөтен вакытыңны багышларга кирәк. ТНВның яңалыклар хезмәте көнгә 15 чыгарылыш әзерли. Уйлап карасаң, моның өчен күпме хезмәт, көч һәм вакыт кирәк. Ләкин монда үз эшен яраткан, кешеләргә мәгълүмат җиткерергә һәм ярдәм итәргә теләгән кешеләр эшли. Команданың уртак эш нәтиҗәсен экранда күргәндә барлык авырлыклар онытыла инде ул.

– Илгиз, татар журналистикасының бүгенге хәлен ничек бәялисең? Нинди яңалыклар кертер идең?

– Татар журналистикасы көчле булсын өчен татар журналистларының актуальрәк, заманчарак, креатив булуы кирәк. Дөньяда барган хәлләрне безнең тамашачы үзенең туган телендә ала. Бу – безнең өстенлегебез! Бүген тамашачының таләбе, ихтыяҗы бик югары һәм шушы югары ихтыяҗга туры килү бик мөһим.

– Шәхси тормышка да тукталыйк. Очрашып йөргән кызың бармы?

– Шәхси тормышым турында сөйләргә яратмыйм. Шуңа да шәхси бит ул.

– Хыялыңдагы кыз нинди булырга тиеш?

– Ниндидер идеаль образ юк. Ул менә мондый, тегенди булырга тиеш дип әйтү дөрес түгелдер. Иң мөһиме – кешеләр бер-берсен аңласын, бер дулкында булсын.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading