16+

Ирекле БДИ: быелгы имтиханнарның мәгънәсе калдымы?

Коронавирусның йогынтысы Бердәм дәүләт имтиханнарын да читләп узмады: быел сынауларның вакытын да берничә тапкыр күчерделәр. Шартларын да үзгәрттеләр. Моңарчы билгеле бер кысаларга кертелгән БДИ вакытлыча иреккә чыкты.

Ирекле БДИ: быелгы имтиханнарның мәгънәсе калдымы?

Коронавирусның йогынтысы Бердәм дәүләт имтиханнарын да читләп узмады: быел сынауларның вакытын да берничә тапкыр күчерделәр. Шартларын да үзгәрттеләр. Моңарчы билгеле бер кысаларга кертелгән БДИ вакытлыча иреккә чыкты.

Югары уку йортына керергә җыенмаган укучылар БДИ тапшырмаска да мөмкин. Андый очракта аттестатка еллык билгеләр куелачак. Хәтерләсәгез, кайбер фәннәрдән БДИ бирә алмаучы балаларга 11нче сыйныфны тәмамлаганлыкка аттестат бирмәгән очраклар да булды. 

Укуларын югары уку йортында дәвам итәргә җыенучы 11нче сыйныф укучыларына, әлбәттә, вузга керү өчен имтиханнар сайлап, тиешле БДИны бирергә кирәк булачак.

Быел тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясе имтиханнары да булмады. Рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау турында карар кабул ителде. Укучы балаларга йомгаклау билгеләрен еллык билгеләргә карап чыгаралар. 

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы БДИны дистанцион режимда бирергә була дип саный. Министрлык документында имтиханны болай тапшыру “коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле агымдагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, барлык укучыларны да тиешле техник чаралар белән тәэмин иткән очракта” оештырылырга мөмкин, диелә.  

Рособрнадзор исә бу мөмкин хәл түгел дигән фикердә. 
– Имтихан онлайн режимда булса, син өйдә компьютер артында утырып, яныңда репетитор басып торса, ул сиңа ярдәм итсә, бу камераны беркем дә күрми бит, – дигән фикерен җиткерде Рособрнадзор белгече Игорь Круглинский.

Моннан тыш, укучыларның барысының да интернеты да, компьютеры да, камерасы һәм микрофоны да яхшы булмаска, вакытында тиешле дәрәҗәдә эшләмәскә мөмкин. 

Вузларга керү өчен өчтән дә артык булмаган БДИ билгеләргә тәкъдим иттеләр. Кайбер университетлар БДИ нәтиҗәләренә өстәп иҗади яки һөнәри юнәлештәге сынауларны үткәрергә хокуклы. “Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул иткәндә, Бердәм дәүләт имтиханы формасындагы өчтән дә артык булмаган керү сынавы куелырга мөмкин, – диелә Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы хәбәрендә.

Быел БДИ 29 июньнән башланачак. Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләмәүчеләрнең күбесе көллиятләргә һәм техникумнарга керергә җыенуын әйткән. Бу уку йортына керер өчен БДИ билгеләре таләп ителми.

Белгечләр исә Бердәм Дәүләт имтиханын тапшырырга кирәклегенә басым ясый. Чөнки аның билгеләре дүрт ел саклана, көллияттән соң югары уку йортына керергә теләүчеләр өчен ул кирәк булырга мөмкин.

Азнакай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина әлегә имтиханнар бирүчеләр саны турында сөйләшергә иртәрәк ди. 
– Без  5 июльдән генә нәтиҗәләр ясый ала алабыз. Бүгенгә безнең район буенча 287 бала БДИ тапшырачак, 48 бала имтиханнарга кермәячәк. Укучылар үзләренең мондый карарларын вузларга кермәүләре белән бәйләп аңлата. 53 медалистыбыз бар”, – диде ул. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 һәм 9 сыйныф укучыларыннан БДИ һәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга дип 18 611 кеше гариза биргән иде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading