16+

Казан хакимиятеннән үзенчәлекле күчтәнәч

Казан Мэриясенең 2021 елга тәгаенләнгән проектлары ахырына якынлаша. Бу атнаны ел буе барган чараларның кульминацион, финал ноктасы куя торган чоры дияргә мөмкин. Бүген Казан метросында Туган телләр поезды йөри башлады! 25-26 сентябрьдә Идел буе халыкларының «Итил» шәһәр фестивале узачак.

Казан хакимиятеннән үзенчәлекле күчтәнәч

Казан Мэриясенең 2021 елга тәгаенләнгән проектлары ахырына якынлаша. Бу атнаны ел буе барган чараларның кульминацион, финал ноктасы куя торган чоры дияргә мөмкин. Бүген Казан метросында Туган телләр поезды йөри башлады! 25-26 сентябрьдә Идел буе халыкларының «Итил» шәһәр фестивале узачак.

Бүген, 20 сентябрьдә Казан метросында Туган телләр поезды йөри башлады! Туган телләр поезды – Татарстан Республикасында яшәүче милләт вәкилләренең телләренә игътибар арттыруга, телләрне өйрәнүнең креатив юлларын эзләүгә юнәлтелгән. Поезд вагоннары саны – алты. Алар тышкы һәм эчке яктан милли, этник символика белән бизәлгән. Вагоннарга татар, рус, мари, чуваш, удмурт, мордва, грузин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка телләрдәге киң кулланышта булган сүзләр, әйтемнәр язылган, селфи-поинтлар ясалган. Селфи поинтларның берсендә сез яшь Тукай белән селфи ясый, тәкъдим ителгән сүзләрдән шагыйрьнең данлыклы әсәрен төзи аласыз. Поезд сезне удмурт телендә мәхәббәт аңлатырга өйрәтер, кыска вакыт эчендә чуваш тизәйтемнәрен ятлатыр, башка милләт вәкилләрен татарлар арасында «үз кеше» булу серләренә төшендерер, рус, татар сүзләренең дөрес язылышын һәм әйтелешен күрсәтер. Проектның концепция авторлары – танылган җәмәгать эшлеклеләре Римма Бикмөхәммәтова, Рашат Якупов. Вагоннарны бизәүне «500na700» креатив агентлыгы тормышка ашырды.

Хэштеглар: #поездродныхязыков #халыкларпоезды

Ел премьерасы – Идел буе халыкларының «Итил» шәһәр фестивале 25-26 сентябрьдә уза. Фестиваль нигезендә музыка, театр, биюләр, йолалар, заманча сәнгатьне берләштергән яңа этник аһәңнәр туплануы белән уникаль. Фестиваль программасында: татарча синти-поп, удмуртча гранж, чуваш джазы – төп сәхнәдә Татарстан коллективлары һәм Удмурт, Мордва, Чуваш, Мари, Башкортстан Республикаларыннан килгән башкаручылар һәм төркемнәр булачак. Фестиваль кысаларында милли бизәнгечләр, бүләкләр ясарга өйрәтүче осталык дәресләре, милли товарлар һәм ризыклар ярминкәсе уза, кунакчыллык зоналарында халыкларның тарихы, йолалары, мәдәния кыйммәтләре белән якыннан танышып булачак. Фестиваль ачылышына берничә көн кала «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданда Андрей Люблинскиның «Халыклар дуслыгы» күргәзмә – инсталляциясе эшли башлый. Ул элекке СССРда яшәгән халыкларны сурәтләгән, сигез битлы уеннар стилистикасында ясалган 15 скульптурадан гыйбарәт. Фестивальдә фотосессия өчен берничә зона ясалачак, Казансу утравында «ҖӘЙ» инсталляциясе куелып, фестиваль азагында кабынып тиз генә юкка чыгачак. Бу – җәй белән символик хушлашу

Фестивальнең хедлайнеры – «Евровидение – 2021» дә катнашкан башкаручы Манижа.

Кунакларны «Казан» Гаилә үзәге янында  12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр көтәбез.

Хэштеглар: #итиль #итил #фестивальповолжья #иделбуефестивале

Билгеләргә онытмагыз: @kzn_official_tat  @kzn_official  @sagitgr  @milli.kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading