Шәһри Казан

«Киттем, диде дә, башка кайтмады»

Казанда узган Татарстан муниципаль хезмәткәрләренең спартакиадасында бадминтон уйнаган вакытта Арча ра­й­оны, Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның хәле начарланып китеп, вафат булуы күпләрне тетрәндерде.

Кызганыч, та­биб­лар да аның гомерен саклап кала алмады, 53 яше дә тулмыйча, Илгиз абый гүр иясе булды. Бүген хатыны Суфия апа авылда ялгызы гына яши, Илгиз абыйны якыннары гына түгел, бар авыл сагына.

Шау чәчәккә күмелгән бакча, матурлык. «Илгиз чәчәкләр ярата иде, шуңа да утыртам», – ди Суфия апа. Сүз үзеннән-үзе аларның яшьлек елларына барып тоташа. Икесе дә бер авылдан булсалар да, якыннан аралашмыйлар алар. «Кияүгә чык­канчы, өенең кайсы урамда икәнен дә белми идем», – дип елмая Суфия апа. Илгиз – комсомол секретаре, инструменталь ансамбль оештырган. Суфия – һәвәскәр биюче. Яшьләр төрле авылларга концертлар белән йөриләр. «Берсендә һинд биюен башкарып кердем дә, абынып, чыбыкларны өздем, аппаратура сүнде, концерт өзелде. Әй ачуланды инде мине шунда Илгиз, шул ук көнне үпкәләтмәдемме икән дип, озатып та кайтты», – дип искә ала Суфия апа. Аннан – оч­рашулар, никах, туй, балалар, онык­лар...

Илгиз абыйга төрле эшләр башкарырга туры килгән. Тракторда да эшләгән ул, инструктор да булган, күмерен дә ташыган, мәктәптә дә укыткан, директор вазифасын да башкарган. Районда аны барысы да оста җырчы, баянчы, тамада буларак белә. Бик күп туйлар, юбилейлар, туган көннәр алып барган ул. Үзе җыр­лый, үзе уйный, үзе сөйли торган тамада сирәк очрый шул. «Безнең йортта музыка, баян тавышы тынмый иде. Гитарада да уйнады ул, баянда да. Бер бәйрәм җырсыз узмады. Илгизләр гаиләдә өч малай, туганнары да гармунда оста уйный. Тик менә Илгиз вафатыннан бирле баян тавышын тыңлый алмыйбыз, күңелгә авыр», – ди Суфия апа.
Йөрәк чире Илгиз абыйларның нәселләрендә булган. Әнисе Сания апа да йөрәк белән бакыйлыкка күчкән. Хәер, Илгиз абый үзе беркайчан да, йөрәк авырта, дип зарланмаган. «Әкрен генә йөри дә белми иде ул. Артыннан җитә алмый идем. Кан басымы югарырак иде анысы, гел үлчәп тордык, ләкин ул һәрчак актив булды, теннис та уйнады, балаларны шахмат уйнарга да өйрәтте. Шөкер, аны барысы да хөрмәтләп искә ала, онытмыйлар», – ди Суфия апа.

Үзен яхшы яктан, тырыш итеп күрсәткән Илгиз Гайнулинны бер ел элек авыл башлыгы итеп билгеләгән булалар. Эшен җиренә җиткереп, үзен аямыйча эшли торган кеше була ул. Авылдашлары бүген дә аның эшләгән яхшылыкларын онытмый. «Җиргә салым түләүдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыккач, безнең проблеманы хәл итүдә бары Илгиз генә ярдәм итте, күп кешегә шулай булышты ул, бик акыллы, ярдәмчел кеше иде», – дип искә ала авылдашы Флера апа Маликова.

Реклама

Муниципаль хезмәткәрләр арасында спартакиадага чакырылгач та каршы килми Илгиз абый. Югыйсә аңа кадәр генә дүрт көн Казанда укып кайткан була, шәһәрдән кайтып өендә бер генә төн куна да, икенче көнне кабат шәһәргә юл ала. «Барма, дип тә әйтеп карадым. Яшь чагың түгел, сиңа ярамый, дип тә үгетләдем. Вәгьдә биргәч, үтәми булмый, киттем, диде. Артыннан: «Даруыңны эчтеңме?» – дип кенә кычкырып калдым. Шул китүеннән аңа исән-сау кайтырга насыйп булмады», – ди әңгәмәдәшем.

Кечкенә кызлары Зилә әтисен соңгы тапкыр бала тудыру йортыннан чыкканда күргән. «Шөкер, кызым баласын кулына алды, хәзер мин тыныч, дип кабатлады Илгиз. Кызларын бик ярата иде», – дип искә ала Суфия апа. Олы кызлары Динәне дә, Зиләне дә, кая гына барсалар да, «Илгиз кызлары» дип йөрткәннәр. Авыл җирендә ятрак тоелса да, әтиләре аларны ничек кирәк алай машиналар табып, җиде ел район үзәгенә музыка мәктәбенә йөрткән, кызларның берсе – скрипкада, икенчесе фортепьянода уйнарга өйрәнгән. «Әти безнең өчен зур терәк иде, без, ул ачуланыр, сүгәр инде, дип тә борчылмый идек. Иң мөһиме – аның йөзенә кызыллык китерүдән курыктык», – дип сөйли кызы Зилә.

Суфия апа әле дә иренең юклыгына ышанып бетә алмый. Каядыр киткән дә, менә кайтып керер төсле. «Казанга укырга китәр алдыннан, синсез дүрт көн буе нишләрмен инде, дип озаттым. «Дүрт көнгә түзәрсең инде, бу зур өйдә гомерең буена ялгызың торып калсаң нишләрсең?» – диде. Бу сүзләренә игътибар да бирмәдем ул чакта», – ди Суфия апа.

Олы кызлары Динәнең улы коеп куйган Илгиз абый. Калган ике оныгының холкында, төс битләрендә дә дәү әтиләренең чалымнары бар. Суфия апаның бөтен юанычы – онык­лары, балалары, әнисе, туганнары. Һәрчак ярдәм итәргә әзер авылдашларына да рәхмәтле ул. Илгиз абыйның исеме халык телендә мәңге яшәр.

Арча, Утар Аты

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 17 август 2019 - 05:09
    Без имени
    Авыр туфрагы жинел булсын инде! Мин Арча районы Кушлавыч авылы мэктэбендэ эшлэгэндэ, Ильгиз абый директор иде. Чыннан да ул бик Яхшы кеше иде, Авыр суз эйтмэс иде.
  • 16 август 2019 - 08:01
    Без имени
    Бик сагынабыз, юксынабыз( бакыйчылыкка китеэннжрнен урыннары жэннэт турлэрендэ булса иде... яраббым
  • 15 август 2019 - 10:35
    Без имени
    Илгиз абый искиткеч КЕШЕ иде!!!бик кызганыч шулай иртэ китуе.урынын ожмах турлэрендэ булсын Илгиз абый.