16+

Ну, җырчылар, ачуны чыгарасыз...

Аерым бер җырчылар, шәһәрдә артык күренмим дигәндәй, районнарга, авылларга күчә башлады. Концертлар белән диюем. Сәер, эстрада йолдызларының авылларга артык чыгып йөргәне юк иде. Хәзер исә... Аңлап бетереп булмый.

Ну, җырчылар, ачуны чыгара кайберләрегез! Тамашачы белән уйныйсыз. Ә кайберләрегезгә хөрмәт арта гына: сәламәтлек – иң зур байлык!

Җырчылар түзмәде: бер-бер артлы концертлар, тамашалар куя башлады. Инстаграмнарны карап баргач, анда аерым таләпләрнең үтәлүе шик уята башлый. Халык шыгрым тулы заллар, яшьләр тулы танцполлар дигәндәй... Җавапсызлыкмы бу? Умырып акча эшләү теләгеме? Әллә соң концерт-тамашалар изге ният – җыр-моң яратучы татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү теләгеме?

Халык, әлбәттә, залларга килүне зарыккан. Күпләренең узган ел ук алып куйган билетлары да бар бит әле, аларны әрәм итәсе килми. Аларны аңларга да була кебек. Кебек кенә шул. Җавапсызлык бу. Шундый катлаулы вазгыятьтә үзеңне куркыныч астына куеп, концертларга да, театрларга да, дискәтүкләргә йөрүчеләрне аңлап бетермим. Коронавирус йоктыручылар саны көннән-көн артып торганда, ачуым да килмәгәе, арткы ягыңны кысып өйдә утыр гына да бит... Юк, булмый. Без андый халык түгел. Безгә тамаша кирәк. Безгә куркыныч кирәк.

Аерым бер җырчылар, шәһәрдә артык күренмим дигәндәй, районнарга, авылларга күчә башлады. Концертлар белән диюем. Сәер, эстрада йолдызларының авылларга артык чыгып йөргәне юк иде. Хәзер исә... Аңлап бетереп булмый.

Шул ук вакытта аерым җырчыларга рәхмәт әйтәсе килә. Концерт яки тамашаларын соңрак вакытка күчергәннәре өчен. Гастрольләрен, турларын күчерәләр андыйлар. Аңлатмаларында шул ук идея: тамашачыларны куркыныч астына куясыбыз килми. Тамашачылар да рәхмәт әйтеп яза бу карарлары өчен. Афәрин! Сокланам! Вазгыятьнең куркыныч икәнен үзе яки якыны авырган гына аңлый шул.

Авырмыйк. Сакланыйк. Сау булыйк!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Монда иң мөһиме - акча!!!! Берсенә акча җыярга, ә икенчесенең акчасы кычытып тора. Исән-сау яшәгез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Җырчы ничек тамак туйдырсын?

      • аватар Без имени

        0

        0

        1.Башы эшлэгэннен, концертка бармый. 2.Артистларнын да ашыйсы килэ

        Мөһим

        loading