16+

Өйдә һава яхшы булсын дисәң, ванна ишеген ачык калдыр?!

Халыкара стандартлар буенча, өйдә һаваның оптималь дымлылыгы 45-50 процент булырга һәм 65 проценттан артмаска тиеш. 

Өйдә һава яхшы булсын дисәң, ванна ишеген ачык калдыр?!

Халыкара стандартлар буенча, өйдә һаваның оптималь дымлылыгы 45-50 процент булырга һәм 65 проценттан артмаска тиеш. 

Өй җылытыла башлагач, кышкы чорда, ул 25-30 процентка кадәр төшә. 

Коры һаваның кешеләргә дә, гөлләргә дә, җиһазларга да зыяны зур. Шуңа да күпләр махсус гаджетлар алып куя. Моңа акча сарыф итәсе килмәүчеләр кул астындагы чаралардан гына куллана. 

Тәрәзәне ачып җилләтү. Форточканы көненә өч тапкыр 10-15 минутка ачып торыгыз. 

Гөлләр утырту. Бу очракта гибискус, хлорофитум, фикус, драцена, фатсия, циперус гөлләрен үстерү дөрес. Хлорофитум белән циперус артык тәрбия дә таләп итми. Зур куак булып үскән гөлләр атмосферага тәүлегенә 500 миллилитр дым бирә икән. 

Аквариум яки бүлмә фонтаны алып кайтып куегыз. 

Ваннада юынганнан соң, бүлмә ишеген ачык калдырыгыз. 

Юылган киемнәрне бүлмәдә киптерегез. 

Су кайнатыгыз яки берничә урынга сулы савыт куегыз. 

Юеш сөлгегезне батарейга элегез. 

Идәннәрне еш юыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading