Үз эшләрен торгызып җибәргән барлык эшкуарлар да Роспотребнадзор күрсәтмәләрен катгый үтәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул моңарчы Россия Президенты Владимир Путинга коронавирус таралуны булдырмый калу буенча республика чаралары турында мәгълүмат биргән. «Владимир Владимирович безнең эшкә уңай бәя бирде һәм төп бурычларны билгеләде. Иң мөһиме – кешеләрнең эш белән тәэмин ителешен аерым контрольдә тотарга. Икътисадны эшләтеп җибәрергә кирәк, предприятиеләр эшләсен һәм кешеләргә эш булсын өчен», - диде ТР Президенты.
Ул искәрткәнчә, республикада чикләүләр әкренләп киметелә. Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларының кайсы берсе эшли башлады. Әмма бизнес вәкилләре санитар-эпидемиология таләпләрен катгый үтәргә тиеш. «Эшкә керешкән һәр предприятие үзенә аерым җаваплылык ала. Бу – дезинфекция чараларын һәм Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәү. Хезмәт коллективларында авырулар чыганакларын ничек тә булдырмаска», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хокук саклау органнарына эш гаять күп. «Безнең хокук саклау структуралары бик күп эш башкаралар. Барысы да безнең гражданнар өчен башкарыла, аларның саулыгы өчен», - диде ул.
Бүген республикада мохтаҗ гражданнарга ашамлыклар җыелмаларын өлешүнең икенче этабы тәмамлана. Рөстәм Миңнеханов продукциянең сыйфатына игътибар бирергә һәм социаль җыелмаларны үз вакытында тапшырырга өндәде.
Шулай ук Татарстан Президенты коронавирус белән авыручы пациентлар белән эшләүче табибларга, медицина хезмәткәрләренә түләүләрне катгый тикшереп торырга кушты.
Азакта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иртәгә Ураза гаете. Татарстан Президенты республика кешеләрен гаетне өйләрендә, гаиләләре белән бергә уздырырга өндәде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар