16+

Пуховикны ничек дөрес сайларга?

Безнең кышлар өчен иң үтемле кием – пуховик. Хәзер аның нинди генә төрен сатмыйлар. Кайсысын сайлап алырга да белгән юк.

Безнең кышлар өчен иң үтемле кием – пуховик. Хәзер аның нинди генә төрен сатмыйлар. Кайсысын сайлап алырга да белгән юк.

Белгечләр иң беренче чиратта пуховикның эчлегенә игътибар итәргә куша. Табигый йоннан тегелгәне, әлбәттә, җиңел була, җылыны да яхшы тота. Тискәре яклары да юк түгел. Бердән, аны юу катлаулырак, икенчедән, кайберәүләрдә аллергия барлыкка китерә. Шуның өстенә, андый эчлек­ле пуховикларның бәясе дә кыйммәтрәк.

Гага (диңгез үрдәге) белән аккош йоны аеруча кыйммәт йөри. Аның каравы, алар бик сыйфатлы, җылы. Үрдәк һәм каз йоныннан тегелгәннәренең сыйфаты бертигез. Кайбер намуссыз җитештерүчеләр пуховик эченә тавык йонын да тутыра. Яңгырлы көндә киеп чыга калсагыз, өслеге дә сыйфатсыз материалдан тегелгән булса, пуховигыгыз белән саубуллаша аласыз.
 
Эчлеге синтетика булган пуховиклар да җылы, аларны юу да җайлы, тиз кибә дә. Пуховикны хәзер нинди генә материалдан текмиләр, тик шулай да алар арасында иң популярлары – синтепон, изософт, холлофайбер, тинсулейт, синтепух.

Синтепон турында барыбыз да ишетеп белә, ә менә изософт ул нәрсә, дигән сорау тугандыр. Изософт синтепоннан җиңелрәк. Ул дымга каршы бик яхшы тора, яңгыр­да юешләнми. Юганнан соң, формасын да югалтмый. Аны каты суыкларда да киеп була. Ә менә бәясе кыйммәтрәк.
Холлофайбер – җиңел, йомшак тукыма. Аны уенчык, матрас, кием эчләренә дә тутыралар. Әлеге материал изософттан авыррак. Аллергия барлыкка китерми.

Тинсулейт бик нәзек материал. Ул бик җылы, бик юка, бик җиңел, тиз юыла һәм тиз кибә. Мондый пуховикны көн дә юсаң да, берни булмый. Бәясе дә кыйммәт йөри.

Синтепух, исеменнән күренгәнчә, структурасы белән йонга охшаган, ясалма җепселләрдән тора. Уңай яклары: ул тузан, ис сеңдерми, һава үткәрә, тиз кибә.

Пуховик сайлаганда, аның авыр­лыгы белән дә кызыксыныгыз. Ул 600 граммнан да артык булырга тиеш түгел. Табигый йоннан тегелгәнен сайласагыз, этикеткасында DIN EN 12934 дигән язу булырга тиеш. Бу язу пуховик эчлегенең бөтен кирәкле этапларны үтүен аңлата. Стандарт буенча ул юылган, киптерелгән, стерильләштерелгән булырга тиеш.

Пуховикның тырпаеп торган йоны күренмиме, пөхтә итеп тегелгәнме, җепләре чыгып калмаганмы – боларына да игътибар итегез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading