16+

Равил Фәйзуллин: «Кәефегез булмаса, суга сикерегез!»

Казан бүгеннәрдә футбол дөнья­сында кайный, кеше­ләрнең сөйләшүләренә колак салсаң, һәркем «туп тибә».

Равил Фәйзуллин: «Кәефегез булмаса, суга сикерегез!»

Казан бүгеннәрдә футбол дөнья­сында кайный, кеше­ләрнең сөйләшүләренә колак салсаң, һәркем «туп тибә».

Декабристлар урамындагы яңа бульварда Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән туры килдек.

– Футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда да матчлары узуы бик әһәмиятле вакыйга бит ул, – дип, тәэсирләре белән уртаклашыр­га ашыкты Равил ага. – Казан дөньяга таныла, шәһәргә дә файдасы бар. Юллар төзекләндерелә, күр син, «Татмедиа» янында нинди матур бакча төзеп куйдылар.

– Сезне инде үзегезне дә спортчы дип әйтергә була, йөзәсез, – дим.
– Юк-юк, – дип кире какты ул. – Мин спортчы түгел, физкультурачы да түгел әле. Һәвәскәр. Гомерем буе йөзәм.

– Ничә километр йөзеп үткәнегез бар?
– Казансуда «Казан-Арена» футбол стадионы яныннан 1нче транспорт дамбасына кадәр бертуктаусыз йөзеп барганым булды. Мин ерак­лыкны максат итеп куймадым, ипләп кенә йөзәм дә йөзәм.

– Гомер буена йөзәм, дидегез. Башкаларга нинди киңәш бирерсез?
– Аллаһы Тәгалә кешене бәхетле булсын дип яралткан. Ләкин кешенең үзенең дә иманы һәм максаты булырга тиеш. Әлбәттә, кеше сәламәт булырга тиеш, сәламәт булмасаң, максатыңа ирешә алмыйсың. Шуның өчен дә кеше үз тәненә үзе хуҗа булып, тәнен чыныктырырга, рухын идарә итә белергә тиеш. Суда булу, йөзү кеше сәламәтлеге өчен файдалы. Судан көр күңел белән чыгасың, кешенең кәефе булмаса, суга «сикерсен». Йөзәргә яратмый икән – җәяү йөрсен. Борынгылар, «хәрәкәттә – ­бәрәкәт» дип, әманәт әйтеп кал­дырган. Хәрәкәттәге кеше симерми, ә гәүдә авырлыгы нормадан артса, ул организмга зыян гына китерә.

– Равил ага, сезгә ияреп, язучылар, артистлар һәм журналистлар да суга сикерә башлады.
– Әйе, 40 ел инде йөзү бәйгесе оештырып киләм, – диде Равил Фәйзуллин. – Быел язучы Гариф Ахунов истәлегенә Арча районында йөзү бәйгесе үткәрергә ниятләштек. Гариф Ахунов туган Өчиле авылы, кызганыч ки, юк инде. Шул авыл булган җирдә Гариф Ахунов истәлегендәге матур чишмә һәм күл бар. Бәйге 20 июльләрдән соң әлеге күлдә оештырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading