16+

Репертуардан төшеп калган спектакльләрнең язмышы нинди булыр?

Яшерен-батырын түгел, Тинчурин театрында куелган кайбер спектакльләр репертуардан төшеп калды яки калачак. Ул спектакльләрне тагын күреп булырмы һәм кайда? Бу хакта театр җитәкчелеге үз фикерен җиткерде. 

Репертуардан төшеп калган спектакльләрнең язмышы нинди булыр?

Яшерен-батырын түгел, Тинчурин театрында куелган кайбер спектакльләр репертуардан төшеп калды яки калачак. Ул спектакльләрне тагын күреп булырмы һәм кайда? Бу хакта театр җитәкчелеге үз фикерен җиткерде. 

“Кайбер спектакльләрне төшерергә кирәк, чөнки яңа премьералар күп чыга. Премьералар бар икән, ниндидер спектакльләр афишадан китәргә тиеш. Ике ел эчендә унлап премьера чыкты, әмма бернинди спектакль дә төшеп калмады. Ун спектакль – айның ярты репертуары. Шуңа күрә кайбер спектакльләрне төшерергә кирәк. Моны мин үзем генә хәл итмим, директор һәм администратор белән карыйбыз. Кайсы спектакльнең төшеп калуы төрле факторларны исәпкә алып хәл ителә”, - ди театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов фикеренчә, алмаш булырга, спектакльләр алмашынып торырга тиеш. “Бөтен спектакльләрне дә тоттык та, алып аттык түгел. Без моны спектакльгә күпме халык җыелуга, кайчаннан бирле куелуга карап хәл итәбез. Аннан соң бөтен спектакльнең декорациясен саклап бетереп булмый, бездә урын “резиновый” түгел. Күп кенә декорацияләр урамда саклана. Яңартып, буяп тормасаң, аларның сыйфаты кими. Әмма борчылырга кирәкми. Төшеп калган спектакльләрне төрле мәйданнарга чыгарырга уйлап торабыз. Бу социаль челтәр яки кинотеатр булырга мөмкин. Әмма кайбер спектакльләр сыйфатсыз төшерелгән, монда ТНВ каналы белән эшләргә кирәк. Репертуардан төшкән спектакльләрне бүтән күрмәбез дип уйларга кирәкми, без аларны башка форматта кире кайтарачакбыз”, - диде театр директоры.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ютуб сайтына куйсыннар.

    Мөһим

    loading