16+

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләргә мөнәсәбәтен белдерде

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән туры эфир вакытында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләргә мөнәсәбәтен белдерде.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән туры эфир вакытында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләргә мөнәсәбәтен белдерде.

- Дөнья бик тиз үзгәрә. Әле күптән түгел генә социаль челтәрләр мондый көчкә ия булыр дип кем уйлаган. Социаль челтәрләрнең негатив ягы да күп. Әмма һәр әйбердән яхшысын алырга кирәк, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, социаль челтәрләр халык белән элемтәдә булу өчен бик яхшы чара.

- Минем язылучыларым күп һәм сәхифәмдә кызыклы әйберләрне күрсәтергә тырышам.

Тәнкыйди хәбәрләрне ярдәмчеләрем карый, эшкәртә.

Моннан 20 ел элек кенә җитәкчегә турыдан-туры язу хакында уйлап булмый иде. Хәзер исә язалар.Социаль челтәрләр үсәчәк. Кемгәдер ошыймы бу, юкмы, барыбер. Хакимият шул негатив сорауларга җавап таба белергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Хакимият ачык булырга тиешлеген искәртте.  

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading