Миңа биш яшь иде. Яңа йорт салып бетереп, зур авылга күченеп йөргән көннәребез. Шатлыгыбыз эчкә сыймый: алты почмаклы ун тәрәзәле өй кояш кебек балкып тора, үзе иркен, һавалы, якты.
Кырыенда койма-рәшәткәләр, абзар-куралар булмагач, ишектән туп-туры тау итәге буйлап сузылган берьяклы гына урамга килеп чыгасың. Чыгуга, тау башына менеп китеп була. Аннан инде авыл уч төбендәге кебек күренеп тора; соклангыч манзарадан аерылып тиз генә төшеп китәм димә.
Яңа авылда бар нәрсә дә яңа, башкача. Яңа күршеләр, яңа мөнәсәбәтләр, урамда йөргән кешеләр дә серлеләр кебек, машина-тракторлар да башкача гөрелдиләр шикелле. Әмма мине иң гаҗәпләндергәне, зур биштәр асып, өйдән-өйгә кереп вак-төяк әйбер сатып йөрүче апа булды. Ник дигәндә, аның саткан аллы-гөлле яулыкларын, хатын-кыз вак-төякләрен, эреле-ваклы яшь бала киемнәрен беркемдә дә, беркайда да күргәнем юк иде. Бик затлылар, матурлар иде алар. Әниләр әйтүенә караганда, аңа ул товарларны поезд юлында эшләүче танышы Мәскәүдән алып кайтып бирә икән дә, ул «спикүлән» булып шуларны сата икән.
Шулай беркөнне тау башына менеп төшим дип, атылып веранда ишегеннән чабып чыктым да «спикүлән» апага килеп тә бәрелдем. Исе дә китмичә, матур итеп елмаеп, әниләрне чакырырга кушты бу. Чыгуыбызга ишек төбенә кечкенә, миңа ярардай, күз явын алырдай туфлиләр тезеп куйган. Мин исем китеп туфлиләргә карадым да каттым. Без кигән гади сандалилар түгел иде болар. Аклар, аллар, чәчәклеләр, бөрчеклеләр, бантик такканнарына чаклы бар! Әни белән әби дә, Әмбия «спикүлән»нең: «Туфли алып җибәрегез әле матур кызыгызга», – дигән сүзләрен ишетмәмешкә салышып, сокланып туфлиләр карый. Минем дә күзем төште бит бер ал бантиклысына. «Әни, алыйк әле, әни, алыйк әле», – дип такмаклап торганда, сатучы апаң кулга тоттырып та куйды матуркайларны. Аларның җиңеллекләре, исләре!
– Тукта инде, кызы-ым, сабыр ит әле. Укырга кергәндә алырбыз, аягыңдагылар тузмаган бит әле, – дип сузды әни, ипле генә.
Мин шыңшый ук башлагач, «Сабантуйга киясе булсаң гына алабыз», – дигәч, әни кулына күчте теге туфлиләр. Мин, шатлыктан сикергәләп, алай-болай иткәнче, әби аларны сандыгына ук салып куйган булып чыкты.
Күземә яңа өй дә, яңа урам да, тау башы да күренмәс булдылар. Сандык төбендәге туфлиләр генә уемда. Ачып карар идең дә, йозак сакта тора. Тора-бара бераз онытылган кебек булдылар үзләре тагын.
Яз җитүгә, Сабантуй буласы көннәрне, сандыкны ачып туфлине миңа бирәсе, аларны киеп йөгереп урамга чыгасы мизгелләрне түземсезләнеп көттем. Бәйрәм көн җитте, ниһаять! Ләкин, ни гаҗәп, әни туфлиләр турында бөтенләй оныткан, ә әби сандыгын ачарга да җыенмый. Ачса да, алар анда бөтенләй дә табылмады...
Гарьләнеп, озак итеп тау башында елап утыруларым әле дә истә. Мине алдаган булып чыктылар. Бик кыйммәт булган шул алар. Өй салган, дүрт бала үстергән әтисе белән әнисенең хәлен каян белсен, каян аңласын инде алты яшьлек бала! Беркемгә дә үпкәм юк. Әмма ал бантиклы кечкенә ак туфлиләр әле һаман күз алдымда, ә киясе килгән кайбер затлы, кыйммәтле туфлиләр һаман да «сандыкта бикләнеп» ята бирә.
Гөлфия Солтанова, Лаеш, Имәнкискә
Комментарийлар