16+

Шапканы ничек юарга?

Кыш буена шапканы берничә тапкыр юарга туры килә.

Шапканы ничек юарга?

Кыш буена шапканы берничә тапкыр юарга туры килә.

Синтетик шапканы кер юу машинасында да юарга була. Ә менә йон шапкаларны салкынча суда (35 градуска кадәрге температурада) кул белән юарга кирәк. Бик пычранган булса, бер-ике сәгать аш серкәсе салынган суда тотыгыз. Акрил материалдан тегелгән шапканы температурасы 30 градустан артмаган суда юыгыз. Югач, махер сөлге эченә төреп сыгыгыз. Ангора шапка өчен гадәти кер порошогы бармый. Аны шампунь яки кер сабыны белән юарга мөмкин. Суга бер чәй кашыгы даруханәдә сатыла торган глицерин да салыгыз. Аны да ышкып юарга һәм сыгарга кирәкми. Шулай ук махер сөлге эченә төреп сыгыгыз. Махер шапканы да шампунь белән юарга киңәш итәбез. Быел чуклы (помпонлы) шапка модада. Аларның күбесе мехтан ясалган. Шуңа да аны сүтеп алырга, әгәр дә ул мөмкин булмаса, пакет кидереп, резинка белән кысып бәйләргә кирәк. Аннары шапканы кул белән юыгыз. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading