Аның иң отышлы программасы Пабло Пикассо рәсемендәге шар өстендәге легендар кыз образы. Аның рольгә чынлап торып керүе хәтта рәссамның оныгын да битараф калдырмаган. Нәкъ менә шул программасы белән ул үзен танытты да. Быел да ул шул ук кыска программасы белән чыгыш ясый, тренерлар аны бу елга да калдырыга булган. Атаклы тренер Вазген Азроян “Шар өстендәге кыз” программасын хәзерге фигуралы шуда иң яхшы программа дип бәяли.
Комментарийлар