Шәһри Казан

Табибларга чәчәкләр һәм... пицца бүләк итәләр

Коронавирус белән көрәшүче Казан табибларына 41 чәчәк бәйләме тапшырдылар. Кайберәүләр пицца белән дә сыйлый әле.

Коронавирус вакытында көнне төнгә ялгап эшләүче Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә бүген Казан эшмәкәрләре рәхмәт йөзеннән чәчәкләр бүләк иттеләр.

«Табибларга рәхмәт» акциясенә чәчәк кибете хуҗалары да кушылган.

Реклама

«Бу акция  бар дөньяда бара. Казанда шулай үзенчәлекле формада табибларга рәхмәтне җиткерергә теләк белдергән иганәче табылуга без бик шат», – ди эшмәкәрләр. Йогышлы авырулар хастаханәсенең хатын-кызлар коллективына барлыгы 650 розадан торган 41 чәчәк бәйләме тапшырдылар. 

“Хатын-кыз чәчәкләргә һәрчак шат. Казан халкының безгә шул рәвешле көч биреп торулары сөендерә. Бу безгә тагын да тырышыбрак эшләргә ярдәм итә”, –  ди Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә оештыру-методика кабинеты җитәкчесе Земфира Мөхәмәрдиева.

Баксаң, табибларның күңелен күрергә теләүчеләр чәчәк кибете хуҗалары гына түгел икән. Күптән түгел Казандагы танылган бер ресторан хуҗасы медицина персоналын пицца белән сыйлаган булган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: