Шәһри Казан

Картаяммы?! Кими җегәр, арыйм дөнья шау-шуыннан...

Танылган шагыйрь, күпсанлы популяр җырлар авторы Рөстәм Зәкуанның тормыш, заман, кешеләр өчен иң изге, кадерле булган мәхәббәт хисе белән сугарылган шигырьләре

Картаяммы?! Кими җегәр,
Арыйм дөнья шау-шуыннан.
Йөрәк кабат кабыныр күк
Синең назлы тавышыңнан.
Елый кебек бәллүр чишмә,
Моң түгелә агышыннан.
Ялгыз калган аккош кебек
Бәргәләнәм сагышымнан.
Салмак җилдә бөтерелеп,
Тал мамыгы китте очып.
Сагышларым таралыр күк,
Иңнәремнән алсаң кочып.
Сагыну хисе өшеткәндәй
Сыкранган ялгыз җанны.
Белмим, ничек аңларга соң
Синнән башка бу җиһанны?

* * *
Еллар буе һаман ашыгабыз,
Кемдер куа гүя артымнан.
Теләсәм дә кайчак туктый алмыйм
– Язмыш йөгәнләгән атымны.
Уңга-сулга йолкый язмыш җиле,
Яфрак кебек оча көннәрем.
Гомер мизгелләре бөтерелә,
Хатирәләр кайта төннәрен.
Хатирәләр, гүзәл хатирәләр,
Сөюләрдән йөрәк янгандыр.
Хәсрәтләрдән җаннар өшегәндер,
Йөрәк туңган чаклар булгандыр.
Яманнары күптән онытылган,
Сынауларны һәркем узмады.
Узган гомер эзләренә бары
Калган сарылып сагыш тузаны.
Бик еш кына дәшәм төшләремдә
Ялгыз калган сөйгән ярларга.
Ал яулыклы бер чибәркәй һаман
Көтә кебек каршы як ярда.

* * *
Куалыймын һаман чаптарымны,
Җитеп булмый язмыш артыннан.
Язларымны кышлар алыштыра,
Гомер чаба еллар артыннан.
Көннәр уза гүя мизгел кебек,
Бу гомерләр ай-һай бик кыска.
Кемдер туа, кемдер дөнья куя,
Яшәү кануннары кырыс ла...
Тукталам да кайчак бер мизгелгә,
Узганнарга карыйм борылып.
Ерак калган авыл урамыннан
Яшьлегемме чаба томырылып?
Үткәннәргә ләкин юллар ябык,
Кайтып булмый кабат кирегә.
Яшьлегемне бары хәтерләтеп,
Эзләреңдә гөлләр үрелә.
Әле генә кебек дусларымның
Теләкләре яуды туйларда.
Хисләремә чумып онытылсам да,
Айнып китәм бик тиз уйлардан...
Ерак калган яшьлек эзләрендә
Онытылган серле язлары.
Күңел генә кабат уйнап китә,
Хәтерләсәм тәүге назларны.
Тын болында гүя томан кебек
Җәелгәндәй хәтер-хатирә.
Гомерләрнең матур мизгелләре
Мәңгелеккә калган хәтердә...

* * *
Адашкандай еллар арасында,
Сукбай кебек сукмак эзләдем.
Чор тузанын җаннан кага-кага,
Туры юлны һаман күзләдем.
Яшәешнең серле тыкрыклары
Пәрәвездәй ала бөтереп.
Бөҗәк кебек куя ябыштырып,
Язмышыңа йөрсәң төкереп.
Үрмәкүчтәй канны эчәргә дә
Теләүчесе тора табылып.
Шатлык кына түгел, кайгысы да
Көтмәгәндә үтә кагылып.
Яшәү - көрәш, гомер ызанында
Сыкрый кайчак йөрәк ярасы.
Туры юлны һаман эзлим әле,
Кыскарса да еллар арасы.

Реклама

* * *
Көзләр күзе ник сагышлы?
Салкын яңгыр – гүя яшең.
Хисләр ашканмы күкләргә?
Яшьлек үткән – гүя яшен.
Йөрәкләргә яра салып,
Үткән инде, үткән яшьлек.
Син кайтасың кебек кире,
Ераклардан миңа дәшеп.
Бер кайтасы килә кайчак
Яшьлегемә, кабат яшьнәп.
Булмый икән, болыннарда
Тайлар гына йөри, кешнәп...

* * *
Язмыш мине һаман сынап тора,
Селкеп ата кайчак, әдәпсез.
Шөкер, димен, Ходай язганына,
Һичбер нәрсә булмый сәбәпсез.
Булгандыр да, бәлки, гөнаһларым,
Ышанганмын кайчак юк-барга.
Язмыш кына, читтән ачы көлеп,
Һич койрыгын бирми тотарга.
Булганына сөенеп яши беләм,
Нәфес кенә кайчак шаяра.
Чама хисе әгәр онытылса,
Белмим башны кая куярга...
Шулай яратылган фани дөнья:
Ходай сыный безне һәр көнне.
Язмыш белән шулай бил алышып,
Узып барам язган гомерне...

* * *
Гомерем буе нидер көтеп яшим
Тәкъдиремә язган язмыштан.
Бәндә, ахры, шулай яратылган,
Һич арынып булмый ялгыштан.
Ялгыш микән? Әллә язган язмыш
Уйламыйча гамәл кылырга?
Үзебезне яклап, аклар өчен,
Мең сәбәбе эзләп табыла...
Еллар үткән саен, акыл керә,
Уйлап сөйлим хәзер сүземне...
Гөнаһларым өчен дөньялыкта
Гаеплим тик бары үземне.
Язмышларга гына сылтамыйча
Бәяләргә кирәк үзеңне.
Дөньялыкта хилафлык кылмыйча
Калдырасы килә эземне...

* * *
Яшь гомерне сагынып, күпме җаннар
Моңайса да кире кайтмый ул.
Бер хатирә кала күңелемдә –
Яшьлекләргә илтә торган юл.
Тәүге ярны сагынып, күпме җаннар
Җыр суздыгыз һаман, моңланып...
Яшьли сөйгән ярлар кире кайтмый,
Үкенечләр килә, соңарып.
Үткәннәрне барлап, салмак кына
Иярәм дә язмыш эзенә,
Яшьлегемне күзләп, еллар аша
Кереп барам гомер көзенә.
Бер халәт
Табигатьнең бүген моңсу мәле,
Салмак кына ява ап-ак кар.
Йөрәк кенә сыймый куышына,
Бәргәләнә гүя бүз чаптар.
Бәргәләнә гүя тозактагы
Яраланган кыргый киектәй.
Җаным ургый, урын таба алмый,
Бөркет кебек оча биектә.
Күңелемнең бүген серле мәле,
Сызлана соң, белмим, нигәдер.
Ялгызлыкның ачы сөремеме,
Сагышымы аны теләдер?
Сүзсез генә текәп күзләремне,
Кар бөртеген моңсу күзәтәм.
Хәтеремнең төпсез биштәрендә
Уйларымны барлыйм, төзәтәм.
Күңелемнең бүген сәер мәле,
Галәм буйлап нидер эзләнә,
Моңсу җаным гүя елагандай,
Кар бөртеге эри тәрзәмдә...

* * *
Сынадың, сыныйсың, әй язмыш,
Сынмадым, кайгыга салсаң да.
Ялкыны күп әле йөрәкнең,
Сагыштан сызланып янса да.
Еладым – тик качып еладым,
Читләргә күрсәтми яшьләрне.
Җегәре бетәр дип көттеләр,
Мин кабат яшендәй яшьнәдем.
Җырладым, җырлармын һаман да,
Җанымда моңнарым бар әле.
Мин гашыйк тормышка, күңлемдә
Сагышка урыннар тар әле...
Гомерем көзләргә барса да,
Көтәсе язларым бар әле...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: