16+

Әтиебез – горурлыгыбыз

Ике изге җан икесе бер булып яшәделәр. Алар байлык артыннан кумады, гади, кешелекле, гадел, эш сөючән булдылар, үзләренең үрнәкләре белән безне дә шундый булырга өйрәттеләр.

Әтиебез – горурлыгыбыз

Ике изге җан икесе бер булып яшәделәр. Алар байлык артыннан кумады, гади, кешелекле, гадел, эш сөючән булдылар, үзләренең үрнәкләре белән безне дә шундый булырга өйрәттеләр.

Әтиебез Кәримуллин Габделхак Габдрахман улы 1928 елның 21 гыйнварында Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туган. Әтисе, Кәримуллин Гаптрахман, 1941 елның 25 августында сугышка китеп, 1942 елның гыйнварында хәбәрсез югалучылар исемлегенә керә. Ә әнисе, Кафия Кәримуллина, иреннән урын өстендә кала.

Әтиебезгә әле авыру әбиебезне дә тәрбияләргә туры килә. Шуның өстенә әле сеңлесе Разия, сарык эзләгән җиреннән, адашып үлә.

Шулай итеп, әтиебезгә бик яшьтән авыр тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килә. 13 яшеннән ул бригадир булып эшли башлый. Тырыш егет кайда да сынатмый. Авылдашларының гына түгел, райондашларының да ышанычларын, хөрмәтләрен яулый.

1960 елдан ул партия кушуы буенча Саба районы “Авангард” колхозын җитәкләде. Без, әтинең үсеп буйга җиткән балалары, аның шушы авыр хезмәтен күреп, аны аңлап, аның белән бергә борчылып, шатланып үстек дисәм ялгыш булмас. Басудагы иген уңышы да, фермадага сөтнең күләме дә әтиебез йөрәге аша узды.

Әниебез, Газизә Кәримуллина, әтиебезгә бервакытта да авырлык китермәде, юк-бар мәшакәтьләр белән аны борчымады, һәрвакыт рухи яктан да аңа терәк булып торды. Менә шушы ике изге җан икесе бер булып яшәделәр. Алар байлык артыннан кумады, гади, кешелекле, гадел, эш сөючән булдылар, үзләренең үрнәкләре белән безне дә шундый булырга өйрәттеләр.

Нәкъ менә Татарстанның 100 еллыгы тулган көннәрдә мин алар турында язмый кала алмыйм. Алар – Татарстанның лаеклы вәкилләре. Республикабыз шундый тырыш фидакарь кешеләре белән көчле. Кызганыч, бүген алар безнең арада түгел. Тыныч йоклагыз, кадерлеләребез!

Резеда Сафина,
Яшел Үзән, Осиново бистәсе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading