16+

Төрмәдә утырып чыгу – кара тамга түгел

Тимер рәшәткә артында булып чыкканнар өчен кыйбла күрсәтүчеләр барлыгын белә идегезме? Алар да җәмгыятьнең әгъзалары. Әмма төрмәдә утырган кешене санга сукмыйлар бездә, иреккә чыккач, андыйлар берәүгә дә кирәкмәскә әйләнә. Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов шундый фикердә.

Төрмәдә утырып чыгу – кара тамга түгел

Тимер рәшәткә артында булып чыкканнар өчен кыйбла күрсәтүчеләр барлыгын белә идегезме? Алар да җәмгыятьнең әгъзалары. Әмма төрмәдә утырган кешене санга сукмыйлар бездә, иреккә чыккач, андыйлар берәүгә дә кирәкмәскә әйләнә. Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов шундый фикердә.

Аның оешмасы тимер рәшәткә артында булганнарга, шулай ук мохтаҗларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Әлеге эшчәнлеге хакында сөйләшеп алырга булдык.

– Азат Галимҗанович, мондый эшкә кереп китәргә нәрсә этәрде сезне? Берәр сәбәбе бармы?
– Иң беренче әйтеп куям әле, оешмабыз инде 7 елдан артык эшләп килә. Менә кайсы гына тармакны алма, инвалидлар белән эшләүме, төрле авыруларны дәвалау үзәкләре булсынмы, яисә сәрхүшләрне һәм наркоманнарны кеше хәленә кайтара торган оешмалармы – барысының да әйдәп баручысы булып, әлеге афәтләрне үз башыннан кичергән кеше тора. Бер генә мисал китерәм, ул да булса Анжела Вавилова фонды, аның белән әлеге кызчыкның әтисе шөгыльләнә, чөнки баласы авыр чир белән бу дөньядан китте. Безнең оешманың да язмышы шундыйрак. Үзем яшьлек хатасы белән төрмәгә эләктем, анда дингә килдем, әмма иреккә чыкканнан соң җәмгыятькә кирәкмәвемне аңладым, хәтта эшкә дә урнашып булмады, документта зәһәр тамга сугылган. Без бөтен җирдә дә халыкка, аннан чыккан кешеләрдән йөз чөерергә кирәкми, алар безнең белән бергә яшәячәк, дип аңлатырга тырышабыз. Ярар аларны башка планетага җибәрсәләр, сүз әйтмәс идең, тик әлеге кешеләр безнең арага кайта бит.
Шуны анализлап утырам, төрмәгә күп кеше исерек килеш эләгә, ягъни җинаятьне аек акыл белән эшләүчеләр бик аз. Монда аның үзен генә гаепләү урынлы түгел. Әлеге хәлнең килеп чыгышында җәмгыять тә гаепле, илдәге социаль халәтнең дә, шәһәр һәм бистәләрдә спитрлы эчемлекләр сату нокталарының бихисап булуының да йогынтысы бик зур. Гел әйтеп киләм: әлеге сорауны хәл иткәндә комплекслы караш белән эш итәргә кирәк. Шулай төрле сәбәпләр аркасында кеше төрмәгә эләгә дә, аннары гомерлеккә кара тамга ала, эшкә урнаша алмый, акчасы юк, ашарына юк, күбесенең яшәр җире дә юк. Аңа кабат шул тагын җинаять юлына басасы гына кала инде.

– Сез аларга ничек ярдәм итә аласыз?
– Дөресен генә әйткәндә, төрмәдән чыккан кешегә, беренче урында, иң мөһим әйберләр кирәк. Әйтик, рәшәткә артында барысы да режим белән яши: аларны көненә өч тапкыр ашаталар, киендерәләр, тиешле вакытта йокыга яталар, иртән торалар, ничәмә-ничә ел утыру дәвамында алар шуларга ияләшеп бетә. Шунысын да әйтмичә булдыра алмыйм, элек төрмәне төзәтү-хезмәт колониясе дип атыйлар иде. Хәзер төзәтү дигәне генә калды, димәк утыручыларның эшләргәме, юкмы дигән сайлау мөмкинлеге бар, күбесе соңгысына күнә. Ә менә син бер ай гына отпускка чыгып кара, яңадан күпме вакыт эшлисе килмичә йөрисең. Хәзер уйлап карыйк: 5, 10, 15 ел гомерен төрмәдә уздырган кеше хезмәтнең нәрсә икәнен дә оныта. Алар иреккә чыга да, берәү дә ипи бирми, кая сугылырга белмиләр, юлга дип 800 сум акча тоттыралар да, рәшәткәнең икенче ягына җибәрәләр. Шуңа күрә күбесе шунда ук “рюмочная”га кереп, сыра яисә аракы ала. Без инде аларны ашатабыз, киендерәбез, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтәбез, документларын рәсмиләштерәбез, яшәргә урын бирәбез, эшкә урнаштырабыз – кыскасы, балалар кебек карыйбыз. Алар белән сөйләшеп, берәү дә китереп бирмәгәнлеген, үзеңә акча табарга кирәклеген аңлатабыз. Төп бурычыбыз – төрмәдә утырып чыкканнарны тотып алып, кире тимер рәшәткә артына эләкмәслек итеп, тормышын яңадан башлап җибәрергә мөмкинлек бирү.

– Тагын берничә юнәлеш буенча эшлисез дип беләм...
– Шулай эшләп киттек тә, хәзер инде башка тармакларны да колачлыйбыз. Иң беренчеләрдән, әлбәттә, элеккеге һәм хәзерге хөкем ителүчеләрне эшле итәбез. Әйтик, калганнардан тыш бүген төрмәдә утыручы 200 кеше бездә хезмәт куя, бу вак җинаять башкаручыларга каралган шундый яңа төр җәза. Икенчедән, Хөкүмәт гранты акчасына Трудяги.РФ дигән сайт эшләтеп җибәрдек. Хәзерге вакытта Казанда “Разнаробочие” дигән рекламаны 50 урында аз гына суммага куябыз, бу дәүләт тарафыннан безгә күрсәтелгән ярдәмнәрең берсе. Без әлеге эшче базарын үзебезнең кулга алдык, хезмәт бәясен арттырдык, бүген Ямашев урамындагы теге ягулык станциясе янында берәү дә көтеп тормый. Анда барырга кирәкми, безгә шалтыраталар да, көненә 1500 сумнан артык акча эшлиләр. Бүген шулкадәр барысы да кушылып бетте ки, әлеге реклама буенча элеккеге тоткыннар гына түгел, гади кешеләр дә безнең хезмәттән файдалана.

– Аңлавымча, үзегезнең эш бирүче оешмаларыгыз, партнерларыгыз бар инде?
– Әлбәттә, бүген күпләр кадрлар кытлыгы кичерә, эш бирүчеләр исә безгә ышана, чөнки аларга белмәгән кешене тәкъдим итмибез. Башта теләүчеләрне офиска чакырабыз, сөйләшәбез, документларын карыйбыз, базага кертәбез, бер-ике атна эшләгәннән соң, өметле икәнлеген аңлагач, үзмәшгуль итеп теркәлергә чакырабыз. Әлбәттә, риза булган очракта аның хезмәт хакы күбрәк була. Әлеге юнәлешнең үзенең җитәкчесе бар, ул бар нәрсәне дә оештыра.

– Азат Галимҗанович, әле моның белән дә эшегез тукталмый бит...
– Тагын бер юнәлешебез, ул да булса “Приют человека” дигән проект, аның нигезендә без мохтаҗларны бушлай ашатабыз. Анысы каян килеп чыкты дип сорасагыз, әлеге дә баягы кешене тимер рәшәткә артына эләгүдән саклауның чираттагы ысулы бу. Ач адәм җинаятькә барырга әзер, төрмәдән чыгып, 3-4 дүрт көн подъездда да кунса, аннан өмет бермә-бер кими. Андыйларны, хәтта, йөк ташучы итеп тә эшкә алмыйлар, чөнки кыяфәте бигрәк килбәтсезгә әверелә. Шул көннәр эчендә аның киеме пычрана, сакалы үсә, авызыннан сасы ис килә, юынмаган була, ашарына юк, һәм инде ул теләсә нинди җинаять эшли ала. Без шуларга игътибарыбызны юнәлтергә булдык. Бүген проектның “кайнар линииясе” эшләп килә, 225-10-65 номерына шалтыраталар да, безнең патруль машинасы бомжны алып китә, Борһан Шаһиди урамында урнашкан базага алып кайта. Анда безнең 20 “бытовка” тора. Ул җирдә булсагыз, исегез-акылыгыз китәчәк, мөгаен. Анда мохтаҗлар өчен яшәү урыны, чәчтарашханә, мунча бар, бөтен комплекс 60 кешегә исәпләнгән, бүген аның 10га якын урыны гына буш. Шунда алып кайткан бомжны юындыралар, кырындыралар, киендерәләр, рәткә китерәләр, ашарга бирәләр, кемнәрнең документлары тәртиптә түгел, шуның белән дә шөгыльләнәбез. Моңа өстәп, тормыш юллары авыр булган кешеләр өчен тагын 10 фатир һәм бер коттедж да бар әле. Эчә торганнарын наркодиспансерда “кодировать” итәбез, әлеге эшне безгә бушка башкаралар. Аннары рәткә килгәннәрен инде яхшырак шартлар булган фатирга күчерәбез, ул хезмәт куя, акчасын ала. Айныгач, тормышы яхшыра башлагач, үзенең хатыны, гаиләсе барлыгын искә төшерә. Телефон сатып алып, хәләл җефетенә шалтырата, гафу үтенә, хезмәт хакыннан акча җибәрә, ә инде гаиләсе, ахыр чиктә, аның кеше кыяфәтенә кергәнен аңлап, кире кабул итә. Әгәр сез ныклап карасагыз, хәзер Казанда бомжларның саны кимеде, монда безнең өлешебез дә бар дип уйлыйбыз. Шунысы да мөһим – социаль хезмәткәрләр булып, элеккеге бомжлар эшли, монысы үзенә күрә бер юнәлеш.

– Сезнең эшчәнлекне башка оешмалар, дәүләт органнары аңлыймы соң? Кирәк дип табалармы?
– Дөресен генә әйткәндә, бомжлар тормышның иң төбенә төшәләр, аларның күбесе ашыгыч ярдәм хезмәтенә дә, полициягә дә кирәкми. Чөнки алар сасып, бөтенләй кешелекләрен югалта. Аларның күбсендә – гангрена, шикәр авырулары.
Аллага шөкер, без Татарстанның эш, мәшгульлек һәм социаль яклау министрылыгы, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстанның Иҗтимагый палатасы, бөтен полиция бүлекләре һәм айныткычлар белән эшлибез. Аяксыз яисә кулсыз калган кешеләрне “бытовка”да калдыруда куркыныч бит, әле аларга эш табу да авыр, шуңа күрә андыйларны Эш, мәшгульлек һәм социаль яклау министрылыгы белән килешеп, картлар йорты һәм бомж үзәкләренә озатабыз, аларга шунда ук инвалидлык ясап бирәләр.

– “Приют человека” дигән проект бушлай ашату дигәнне дә күздә тота бит. Акча каян алып бетерәсез соң боларның барысына да?
– Без бу проектны башлаганда, хәтта, журналистлар бушка ашатканга ышанмыйча, беренче вакытларда волонтер булып эшләде. Киемнәрне дә, ризыкларны да халык китерә, зур рәхмәтебезне Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславскийга җиткерәбез – шушы проект өчен ул ай саен акча бирә. Безнең әлеге ашату нокталары Казанның алты урынында урнашкан: Липатов, Гудованцев, Симонов, Фучик, Борһан Шаһиди урамнарында, Борисково бистәсендә. Шунда көненә 1000 порция ризык таратабыз. Бөтенесе дә хәләл иттән пешерелә, аны исә Лаеш районы Сокуры авылында урнашкан үзебезнең мал чалу комплексыннан алабыз. Татарстан Диния нәзарәте дә безгә ярдәм күрсәтә, корбан вакытында, гошер сәдакасы буларак та итләр җыела. Кабан күле арты мәчете белән берлектә эшлибез, алар аша кафеларга чыктык, алар пешерә дә, безнең нокталарга китереп бирә. Әле Татарстан митрополиясе белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Элеккеге тоткыннар янына имам да, атакай да килә, тернәкләндерү һәм адаптация эшендә дин компоненты бик нык булыша.

– Хәзерге вакытта төрмәдә утыручылар белән берәр нинди эш алып барыламы?
– Алда сөйләгәннәргә өстәп, мин әле җәмәгатьчелек күзәтчелеге комиссиясе әгъзасы булып торам. Әлеге юнәлеш буенча тимер рәшәткәнең теге ягына кереп, зур эшләр алып барабыз. Әйтик, мөһим темаларга лекцияләр оештырабыз, үзебез турында аңлатабыз, җинаятьчел кануннар буенча яшәргә кирәкми, хәләл юл белән дә акча эшләп булганлыгын сөйлибез. Тоткында булып чыккан кешеләрнең хәзер нинди дәрәҗәләргә ирешүләре хакында мисаллар китерәм. Аллага шөкер, барысы да безне ярата, дөрес кабул итә, хәтта, төрмәдәге “блатнойлар” да эшебезне аңлый, чөнки без елга берничә мәртәбә төрмәләргә ризык кертәбез, ничек булса да ярдәм күрсәтү ягын карыйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, әле безнең үзәктә тагын бер мөһим юнәлеш– “Киләчәккә караш” проекты буенча эшлибез. Аның нигезендә дистанцион рәвештә ярдәм күрсәтелә, әйтик, юридик һәм психологик. Анысы бик күренми, әмма кирәкле эш. Һәр юнәлеш буенча үзенең белгече шөгыльләнә, менә тиздән Чаллыда бушлай ашату пункты ачабыз, Нурлаттагысы хәзер эшләп килә.

– Сезгә эләккән кешеләрнең кире төрмәгә эләгүчеләре бармы?
– Бар, яшермим, чөнки әйтәләр бит әле, бүрене күпме ашатсаң да, урманга карый дип. Шуның кебек элеккеге тоткыннар арасында чирлеләр күп. Әйтик, бездә эчәргә ярамый, шуңа күрә дә кайберәүләре чистарына, юына, рәткә керә дә чыгып кача. Тик уңай мисаллар күбрәк. Без шуңа бик шат. Менә бер кызыклы факт сезгә: без бомжлар яисә элеккеге тоткыннарга караганда күбрәк картлар, гарипләр һәм студентларга ярдәм күрсәтәбез, нәкъ менә алар бушлай ашату пунктларына килә. Берсен дә кумыйбыз, һәр кешегә ярдәм күрсәтергә тырышабыз.

Рәсим Хаҗиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading