16+

Владимир Путин: Бар да уза, монысы да узачак

Россия Президенты Владимир Путин кабат мөрәҗәгать белән чыкты. Моңа кадәр чыгышларында ул үзизоляция, карантин хакында сөйләсә, бүген исә икътисади кризис вакытында ил халкына матди ярдәм һәм медицина өлкәсен ныгытуга басым ясады. 

Владимир Путин: Бар да уза, монысы да узачак

Россия Президенты Владимир Путин кабат мөрәҗәгать белән чыкты. Моңа кадәр чыгышларында ул үзизоляция, карантин хакында сөйләсә, бүген исә икътисади кризис вакытында ил халкына матди ярдәм һәм медицина өлкәсен ныгытуга басым ясады. 

Медицина учреждениеләрендә тулы әзерлек булырга тиеш!
Владимир Путин төбәкләр җитәкчеләренә мөрәҗәгатен медицина учреждениеләре әзерлегеннән һәм медицина персоналларына ярдәм күрсәтелергә тиеш булудан башланды. 

Аның сүзләренчә, инфекцион хастаханәләрне тиешле дәрәҗәдә әзерләү, өстәмә койкалар алу һәм аларны җиһазлау өчен федераль бюджеттан 33 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән һәм ул акчалар инде төбәкләргә килеп җиткән. Моннан тыш, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары, “Ашыгыч ярдәм” машиналары, медицина техникасы сатып алуга казнадан 13 млрд сум акча бүленгән. 

Акча дигәннән, Президент коронавирус белән көрәштә алгы сафларда эшләгән медицина хезмәткәрләренә дә өстәмә акча түләргә вәгъдә бирде. Бу максаттан федераль бюджеттан 10 млрд сум акча бүлеп бирелгән. 

Апрель аеннан алып, өч ай дәвамында коронавирус йоктырган авырулар белән турыдан-туры эшләгән табибларга – 80 шәр мең сум, “урта” персоналга – фельдшер, шәфкать туташларына, “Ашыгыч ярдәм”дә коронавируслы пациентлар белән эшләүчеләргә – 50 шәр мең сум, “кече” персоналга, шул исәптән машина йөртүчеләргә дә, 25әр мең сум күләмендә акча түләнәчәк. 

- Сәламәтлек саклау өлкәсендә булдырылган резервлар, өстәмә көчләрнең тулы күләмдә кирәге чыкмас, дип ышанасы килә. Әмма без хәзер төбәктәге һәр кеше гомере өчен көрәшергә тиеш, - дип белдерде Владимир Путин. 

Ил башлыгы Финанс министрлыгына бу акчалар белән төбәктәге хәлләргә карап, кайсы юнәлештә күбрәк акча тотарга кирәклеген җирле хакимияткә үзләре хәл итеп эшләргә мөмкинлек бирергә кушты. 

- Әмма бу ирек өчен бик кырыс таләпләр куябыз. Нәтиҗәне формаль рәвештә булдырылган урыннар буенча түгел, ә медицина учреждениеләренең, җиһазларның, персоналның авыр хәлдәге чирлеләргә махсуслашкан ярдәм күрсәтә алуыннан чыгып реаль әзерлеге буенча бәяләячәкбез, - дип кисәтте Президент. 

Икътисад тукталмаска тиеш
Илдә вәзгыять нинди генә булуга карамастан, Владимир Путин икътисад тукталып калмаска тиеш, дигән йөкләмә бирде. 

- Төбәкләр арасында транспорт, йөк һәм пассажирлар агымын, предприятиеләрнең эшчәнлеген тулысынча туктатырга ярамый. Гәрчә ул төбәктә вирус йоктыруның берничә очрагы теркәлгән булса да. Моның икътисадны ничек җимерүен без аңларга тиеш. Игътибар итегез, хәтта Мәскәүдә дә, кеше ничек кенә тыгыз яшәмәсен һәм транспорт агымы нинди зур булмасын, барыбер предприятиеләрнең бөтенесе дә ябылмады. Барысын да бер калыпка салырга кирәкми, - дип аңлатты Президент. 

Ул шулай ук компанияләр, оешмалар һәм предприятиеләр элеккеге графикта эшләсен өчен барлык шартлар тудырылырга тиешлеген дә искәртте. 

Кече һәм урта бизнес вәкилләренә кайбер ярдәмнәр инде күрсәтелә дә башлады. Алар өчен социаль кертемнәр 30 проценттан 15 кә калды. Салым түләүләр ярты елга кичектерелде. 

Моннан тыш Президент Хөкүмәт белән Үзәк Банкка биш көн эчендә бизнеска ярдәм итә торган өстәмә программа булдырырга йөкләмә бирде.

- Беренче чиратта, хезмәткәрләрен саклап калган компанияләргә ярдәм күрсәтелүне дөрес булыр дип саныйм. Ә кеше эшсез кала икән инде, ул очракта керемнәре кимегән гражданнарга ярдәм итәчәкбез, - диде Путин. 
Төгәлрәк алганда, ана капиталына ия булган гаиләләргә биш мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк. Бу акчаларны апрель, май һәм июнь айларында алырга мөмкин.

Июнь башыннан исә, срогыннан алда, 3-7 яшьлек балалар булган гаиләләргә ярдәм буларак, акча түләнелә башлый. 
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу түләүләр гаиләнең керемнәреннән чыгып бирелә иде. Әмма Президент юлламасы вакытында икътисад башкачарак икәнен онытмаска кирәк. Шуңа да Россия лидеры мондый түләләрне вакытлыча эшсез калучы гаиләләргә дә бирергә һәм моңа кадәр булган керемнәрен исәпкә алмаска, дигән фикерен җиткерде. 

Сүз уңаеннан, 1 марттан эшсез калганнар өчен дә Владимир Путин 12 130 сум күләмендә пособие түләнеләчәген хәбәр итте. 

- Әйткәнемчә, ярдәм аеруча да балалары булган, әмма әти-әниләре вакытлыча эшсез калган гаиләләргә кирәк. Шуңа да алдагы өч айда гаиләдәге һәр балигъ булмаган бала өчен 3әр мең сум акча түләнәчәк, - диде Президент.

Чыгышын ул актив гражданнарга бер-берсенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтү белән тәмамлады. 

- Бар да уза, монысы да узачак. Безнең илебез җитди сынауларны бер генә үтмәде. Россия барысын да җиңеп чыкты. Бу коронавируслы заразаны да җиңәчәкбез, - диде Владимир Путин. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: http://kremlin.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кайсе елны хэм ниченче майда урыслар печенегларны ж,ин,гэннэр? хэм кая бабаларынын фотосурэтлэре?

    Мөһим

    loading