16+

Җырчы Дилия Әхмәтшина әтисен эзләүдә ярдәм сорый

Ижауда яшәүче Фәрит Әхмәтшинны соңгы тапкыр 17 гыйнвар кичендә күргәннәр. Эзләүгә полиция тикшерү төркеме һәм влонтерлар да кушылган.

Җырчы Дилия Әхмәтшина әтисен эзләүдә ярдәм сорый

Ижауда яшәүче Фәрит Әхмәтшинны соңгы тапкыр 17 гыйнвар кичендә күргәннәр. Эзләүгә полиция тикшерү төркеме һәм влонтерлар да кушылган.

Җырчы Дилия Әхмәтшина югалган әтисен эзләвен дәвам итә. Ижауда яшәүче Фәрит Әхмәтшинны соңгы тапкыр 17 гыйнвар кичендә күргәннәр. Эзләүгә полиция тикшерү төркеме һәм влонтерлар да кушылган.

"Әти бернигә дә карамастан бирешмәскә өйрәтте. Ә тагын шатланырга, хыялланырга, туган телеңне һәм мәдәниятеңне яратырга, үз тамырларыңны яратырга, җырларга, зирәк һәм эш сөючән булырга чакырды! Әтием исән һәм сәламәт табылыр дип ышанам. Әле "тавыш чыгаргансың" дип ачуланып та ташлар. Меңнәрчә кеше ярдәм кулы сузды - сезгә рәхмәтемне белдерәм", - дип уртаклаша Дилия Әхмәтшина.

"Матбугат.ру" язганча, җырчы кабат максималь репост сорый.

Әхмәтшин Фәрит Мансурович 1960 елгы, буе уртача, ябык, кара ботинкалар һәм джинсы, куе зәңгәр куртка, каралы-сорылы башлык кигән булган. Ижауның Азин урамы, 1 йортындагы бинадан чыкканнан соң кая киткәне билгесез. Бу кеше турында мәгълүматы булучыларның 02 номерына яки эзтабарлар отрядына 8 951-195-29-71 номерына шалтыратуы сорала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading