Шәһри Казан

Үзенең «яшьлек эликсиры»н тапкан Лилия Сәлахова: «Соңгы ике елда минем сатып алынган кремнар кулланганым юк» (КРЕМ, СКРАБ, БИТЛЕК рецептлары)

Хатын-кызның яшен сорамыйлар дисәләр дә, кайвакыт сорап та куябыз шул. Аеруча үзләрен үзләре карап йөрткән яшь, чибәр күренүчеләрдән аның серен ничек сорамый түзәсең ди!

Шундыйларның берсе Лилия Сәлаховадан мин дә сорашмый кала алмадым. Лилиягә – 36 яшь, белеме буенча юрист, хәзерге вакытта бер эре компаниянең үсеш һәм алга җибәрү бүлеге җитәкчесе. Үзеңне дөрес карап-тәрбияләп торганда, җаваплы вазифа, муеннан эш маңгайдагы җыерчыкларның артуына сәбәпче була алмый икән – Лилия белән аралашканнан соң моңа тагын бер кат инандым.

– Мин мәктәп елларыннан ук декоратив косметика куллана башладым. Дөрес, матур бизәнү генә мөһим түгел, аны биттән дөрес салдыра да белергә кирәк бит. Ул вакытта ук минем тоник, махсус кремнарым бар иде. Тагын да күбрәк белү өчен, махсус визаж курсларын да тәмамладым. Шуны әйтәсем килә: бу шөгыль миңа ошый. Соңгы ике елда минем, гомумән, сатып алынган кремнар кулланганым юк, бары үзем ясаган катнашмалар, крем, скраблар гына сөртәм. Кул, аякка гына әзер кремнар кулланам. Биткә сылаган кремнар гына түгел, ә тиешенчә йоклау, туклану, кәеф тә зур роль уйный. Кимендә алты сәгать йоклау, дөрес туклану, күңел төшенкелегенә бирелмәү, үзең белән гармониядә яшәү һәм үз-үзеңне ярату да кирәк. Күңелең тыныч, кәефең яхшы булса гына биткә сылаган кремнарның файдасы тия. Косметологка барып нәрсәдер кадатудан куркам һәм шуңа үзем теләгәнчә, булдыра алганча кулдан килгәннең барысын да эшлим.

Мондый кызыксынуыма килгәндә, ул миңа беркемнән дә «күчмәгән». Үз-үземне карап йөртү турында әнием дә, кемнәргә генә охшап шундый соң син, дип әйтә, – дип елмая Лилия.

Лилия үзендә татып караган һәм яхшы нәтиҗә биргән битлек, скраб һәм кремны алыштыручы катнашма ясау серләрен безнең белән дә бүлеште.

Битлек

Реклама

Әлеге битлекне елына ике тапкыр – яз һәм көз ике атналык курс итеп ясау киңәш ителә. Аның өчен:
1 аш кашыгы бал
1 аш кашыгы майлы каймак
50 г эремчек (балалар өчен махсус ясалганы булса бигрәк тә яхшы)
1 йомырка
6-10 тамчы лимон согы
1-2 ампула алоэ мае, В1, В12 витаминнары кирәк, берничә тамчы А һәм Е витаминнары да өстәргә була.

Әлеге катнашмаларның барысын бергә пыяла савытта болгатырга. Кичкә чиста биткә сылап, 15-20 минут тотарга һәм салкынча су белән юып төшерергә. Әлеге битлектән соң крем сөртмәскә! Әлеге битлекне ике атна дәвамында һәр көнне кич ясарга кирәк. Битлек массасын пыяла савытта суыткычта саклау киңәш ителә. Нәтиҗәсе искитмәле, ялкауланмасагыз, тәэсирен сизми калмассыз!

Скраб

– Мунчада сөртә торган үзем әзерләп куйган скрабым бар. Кофемашинада кофе төелгәннән соң калган калдыкларын ташламыйча җыеп барам. Алар бераз гына дымлы була, аны бозылмасын өчен табага салып газ өстендә киптерәм һәм саклыйм. Мунчага барганда бер савытка 2 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы тоз, 3-4 кашык кофе чүбе салган катнашма әзерләп барам. Әлеге катнашманы битемә, бөтен тәнемә сылап ышкыйм. Аннан соң тән шундый шома, чиста булып кала.

Кичке кремны алыштыручы катнашма

– Альфа-Токоферола ацетат белән глицериннны бермә-бер кушып бутыйм һәм аны суыткычка куям. Йоклар алдыннан мицеляр су белән битне чистартып, бераз гына дымлы биткә төнге крем урынына әлеге катнашманы сөртәм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 18 май 2019 - 11:10
    Без имени
    Мэрхум эбиемдэ Сез эйткэнне эйтэ иде!!!
  • 27 февраль 2019 - 11:35
    dinar-15
    Кешенең бите инде 25 яшьтән картая башлый! (моның сәбәпләре күп, берсе - организмның коллаген бүлеп чыгаруы кимүдә) шуңа күрә яшьли үзеңне карап, тәрбияләп торырга кирәк. 25-36 яшьләрдә маскалар, скраблар ясап тормасаң, 50-60та инде соң булачак!
  • 26 февраль 2019 - 12:56
    Без имени
    36 яшь! Ул чак эле яшьлекнен ин гузэл чагы бит! Организм бер ботен булып эшлэп тора! Уз гормоннарын тэннен хэр кузэнэген эшлэтеп,тикшереп,тулыландырып тора. Менэ яшь алтмышнын теге ягына чыккач, маскалар да, кремнар да,скраблар да инде эллэ нэрсэ эшлэтсэн дэ тире 36 яшьлек булмый шууул.