16+

Балыклар “бәбиләгәндә” бәләкәй генә сабыр бул

 Иделдә навигация- 22 апрельдә, ә Чулманда 25 апрельдә ачылачак. Идел аша паром йөрешен 6 апрельдән ачу билгеләнгән.

Балыклар “бәбиләгәндә” бәләкәй генә сабыр бул

 Иделдә навигация- 22 апрельдә, ә Чулманда 25 апрельдә ачылачак. Идел аша паром йөрешен 6 апрельдән ачу билгеләнгән.

Көймәләргә кагылмый тор

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 —Елгалардан боз иртә кузгалды. Сулыклардагы күзәтчелек-коткару постлары эше 4 апрельдә үк туктатылды, узган ел 25 апрельдә генә тәмамланган иде. Зур елгалар өслеге бозлардан тулысынча диярлек ачылды, ләкин кече елгалардан һәм култыклардан боз кисәкләре, бүрәнәләр агып чыга. Узган ел иртә язда көймәләрдә сулыкларга чыккан көймәләр белән 10 авария булды. Көймә бүрәнәгә яки боз кисәгенә бәрелүдән суга егылып төшеп, 7 кешенең гомере өзелде. Сулыклардагы суның температурасы 3-4 градус кына җылы. Шунлыктан, кече күләмле көймәләрдә елгаларда йөрү әле хәвефле,-дип кисәтте ул.

Көймәләрдә йөргәндә һәр кеше үз үлчәмендәге коткару жилеты кияргә һәм ул жилет каптырылган булырга тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, кешеләргә 500 сум, ә көймә хуҗасына 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф салына.

Бозларның салкын хатирәсе

 —Ел башыннан сулыклардагы бозларда 8 һәлакәт булды, 25 кешене коткарып калдык. Красный Бор бистәсе янында акылсызлык мисалы күзәтелде. Инде боз эри башлагач, ике кеше снегоходка утырып елга өслегенә 200 метр эчкә кергән, боз ватылып, снегоход су астына киткән. Теге ике кеше дә суга чумган, ярый әле өсләренә коткару жилеты кигән булганнар, аларны коткаручылар ярга алып чыкты,-диде Юрий Венедиктов.

 Бер таяк, ике энә

Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында, шулай ук аларга коя торган елгаларда “Уылдык” чикләве кертелә. Бу вакытта кече күләмле көймәләрдә йөрү һәм сулыклар эчендә балык тоту тыела.

 —Һәвәскәрләргә яр буеннан гына балык тотарга рөхсәт. Бер кармак таягында энәләр саны ике берәмлектән артмаска тиеш. Яки, ике кармак таягында берәр энә булырга мөмкин. Балык тоту сезоны ачылгач, кече күләмле көймәләрдә елга ярыннан төрле ераклыкка кереп балык тотарга була, әмма елга суднолары юлына туктау тыела,- диде “Росрыболовство”ның Идел-Чулман территориаль идарәсенең Татарстанда су биологик ресурсларын саклау һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Гуляев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading