16+

Пособиеләр күләме 74 757 сумнан 530 976 сумга кадәр артачак

Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга 872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярдәм күләме хатын-кызның хезмәт хакы күләменә, бала табуның катлаулылыгына һәм кайбер башка факторларга бәйле. Тулы эш көненә эшкә урнаштырылган эшләүче әниләр өчен отпускның стандарт дәвамлылыгы - 140 көн булган очракта, пособие 74 757 сум күләмендә билгеләнә. Максималь түләү күләме 530 976 сум тәшкил итә.

Йөклелек буенча озак вакытлы (194 көнгә кадәр) ял бирелгән очракта яисә бала табу катлаулы дип бәяләнгәндә, мәсәлән, берьюлы ике яки өч бала туганда иң югары суммадагы пособие билгеләнә. Сумма ял чорында бер тапкыр гына түләнә.

Исегезгә төшерәбез, йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган, шулай ук 3 ай тулмаган баланы уллыкка алган, эшләүче хатын-кызларга пособие билгеләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иминият пособиесе баланы уллыкка алган очракта да бирелә. Мондый ялның иң озын дәвамлылыгы - уллыкка алынган бала туган көннән соң 70 көн, ике бала уллыкка алынган очракта бала туганнан соң 110 көн. Түләү баланы уллыкка алган вакыттан исәпләнә. 

Россия социаль фонды сайтының "Йөклелек һәм бала табу буенча пособие" дигән махсус бүлегендә әлеге мәсьәләгә кагылышлы мәгълүматлар белән таныша аласыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading