16+

Татарстанда 24 миллиардер барлыкка килгән

Физик затлар узган елдагы керемнәре турындагы декларацияләрен 2023 елның 2 маена кадәр тапшырып өлгерергә тиеш. Салым түләүләрен 17 июльгә кадәр башкару зарур. Хөкүмәт йортында узган брифингта бу турыда Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин искәртте.

Татарстанда 24 миллиардер барлыкка килгән

Физик затлар узган елдагы керемнәре турындагы декларацияләрен 2023 елның 2 маена кадәр тапшырып өлгерергә тиеш. Салым түләүләрен 17 июльгә кадәр башкару зарур. Хөкүмәт йортында узган брифингта бу турыда Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин искәртте.

Байлар өчен сөенеп, түләгән салымнары үзебез өчен, дип күңелне юатыйк.

Юк акчаны да санау күңелле
Республикада быел физик затлардан 65 меңгә якын декларация тапшырылыр һәм алардан 3 миллиард сум салым түләүве керер, дип фаразлана. Салым түләүчеләрнең күпчелеге җаваплылык күрсәтә. Быелның өч аенда 220 мең декларация тапшырылган, шуларның 17 меңе – физик затлардан. Юктан барлыкка килгән акча, дигәндәй, инде 483 миллион сум салым түләве җыелган. 
 – Быел дүрт эшкуарның һәркайсы узган ел 1 миллиард сумнан артык керем алганлыклары турында декларация тапшырды, алар түләгән салым – 151 миллион сум, – диде Марат Сафиуллин.

Байлыклары кимемәсен
Узган ел 24 салым түләүче үзләренең керемнәренең 1 миллиард сумнан күбрәк булганлыгын яшермичә күрсәткән, алардан кергән салым түләүләре 367 миллион сумны тәшкил иткән. Татарстанда 2022 елда барлыгы 1,26 триллион сум салым җыелган, шуларның 117,4 миллиард сумы физик затлар түләүләре.
 – Бездә миллиардерлар саны җитәрлек, дип уйлыйм. Бу республикада бизнесның яхшы үсештә икәнлеген дәлилли. Салым түләүләре 100 проценты белән республика бюджетында кала, – диде Марат Сафиуллин.
 Димәк, түләгән салымнарыбыз республика өчен һәм үзебез өчен, дип, күңелне юатырга була. 

Дәүләтнең “күзе” дүрт
Салымнарны түләмим, дип башны юләргә салу кыйммәткә генә чыга. 2022 елда аннан элеккеге 2021 ел өчен декларация тапшырмаган 13 мең салым түләүчегә административ чаралар күрелгән. Аларга, гомум исәптә, 194 миллион сум салым исәпләнгән, 8 мең физик затка 296 миллион сум өстәмә салым билгеләнгән. Декларацияне вакытында тапшырмаган һәм НДФЛ түләмәгән өчен 1 мең сум штраф салына, әле тагын пени өстәлә башлый. 

Әгәр булса ике балаң...
Торак йорт, фатир, бүлмә яки җир кишәрлеге бәясе 1 миллион сумнан артмаса, мондый очракта гражданнар декларация тапшырмый. Ләкин, Марат Сафиуллин “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына аңлатма биргәнчә, ялганлап түбән бәя кую мәсьәләне катлауландырып җибәрергә мөмкин. Салым хезмәткәрләре өчен чынбарлыктагы бәяне ачыклау кыен эш түгел.

Шулай ук, 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр дә керемгә салым түләүдән азат. Әгәр бала көндезге бүлектә укыса, яшь чиге 24 яшькә кадәр озынайтыла, андый гаиләләр дә НДФЛ тапшырмый.

Декларация кемнәргә кагыла
Эшкуарлык эшчәнлеге алып барсаң; фатирны, бүлмәне яки башка милекне арендага бирсәң; лотереяга 15 мең сумга кадәр отышка ирешсәң; якын туганнарың булмаган кешеләрдән бүләк сыйфатында күчемсез милек, транспорт чарасы, акция, өлеш, пай алсаң; кыйммәтле кәгазьләр һәм устав капиталы өлешен сатсаң; чит илдән керем алсаң.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading