16+

"Чәйнәмәгез мине, зинһар!"

Моннан 16 ел элек ирем вафат булды. Рафат белән бик яратышып өйләнешкән идек. Улыбыз белән кызыбыз туды. Аның әнисе белән төп нигездә яшәдек. Көтмәгәндә-уйламаганда йөрәк белән китеп барды хәләл җефетем.

"Чәйнәмәгез мине, зинһар!"

Моннан 16 ел элек ирем вафат булды. Рафат белән бик яратышып өйләнешкән идек. Улыбыз белән кызыбыз туды. Аның әнисе белән төп нигездә яшәдек. Көтмәгәндә-уйламаганда йөрәк белән китеп барды хәләл җефетем.

Иремне җирләгәч, бик озак кайгыдан айный алмадым. Каенанам мине үз авылыма кайтып китәр дип уйлагандыр инде, кыерсытып торды. Ләкин мин бирешмәдем, Рафат рухына, аның хакына шушы йортта калдым. Аннан соң балаларыбыз да шушында туып үсте бит. Алар инде хәзер калага китеп урнашты. Ә без каенана белән икәү яшәп ятабыз. Хәзер элеккеге кебек бәйләнми, дус-тату яшибез.

Каенана тынычланса, башка бәйләнүчесе табылды. Авылда яшәүче бер хатын мине үзенең иренә көнли. Янәсе, мин аның ире белән чуалам. Бу сүз - кибеттә сөйләшеп торганнан соң чыккан гайбәт. Соң авылдашлар кибеттә күрешеп сөйләшми тормый бит инде ул?! Хатыны шушы гайбәтне бөтен авылга тараткан. Миңа аның ире нәрсәгә кирәк? Авылдагы ирләрнең берсе дә Рафатымның тырнак очына да тормый. Нахак сүзләре йөрәкне телгәли. Кайчан мине чәйнәүдән туктарлар икән?..

Зилә Х.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайгырма гонахын юк икэн, узен тычмаган бук, куткэ ябышмый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Игьтибар итмэгез, алдыгызга карап яшэгез. Суз корэштерудзн ни мэгьнэ.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Үз башыгызга булыгыз, сезгә дә минем бәхетемне бирсен, Аллаһы Тәгаләм, диеп әйт тә и всё. Тик йөрсен шунда бәхетсез җан булып! Йөрсеннәр сүзләре урынына сөйрәлеп. Баштан үткән инде андый чәйнәлүләр. Мине чәйнәүчеләргә Аллаһы тәгалә биреп тора. Миннән дә авыр хәлгә кала баралар.

        • аватар Без имени

          1

          0

          Дөрес булса, бу хатын алай дип сөйләп йөрмәс иде.Йөрәге кайнаса да ире йөргән хатын кыз бөтенесенә сөйлеп йөрми.Бу просто сезне мыскыл итәселәре килә.Гомергә шулай булган,аерылып кайтканнарны,тол калганнарны кимсеткәннәр.Әле шул ирләре юньле булса ярар иде.

          Мөһим

          loading