16+

«Әллә ирең импотентмы? Нишләп аерым йоклыйсыз?»

Шифаханәдә күп еллардан бирле сакланып килгән бер күркәм гадәт бар. Дәвалау процедуралары тәмамланып, кичке аш белән сыйлангач, хатын-кызлар аулак мәйданчыкка җыелып, катлаулы тормыш хәлләре, үз башларыннан кичкән гыйбрәтле вакыйгалар турында шау-гөр килеп уртага салып сөйләшә. 

«Әллә ирең импотентмы? Нишләп аерым йоклыйсыз?»

Шифаханәдә күп еллардан бирле сакланып килгән бер күркәм гадәт бар. Дәвалау процедуралары тәмамланып, кичке аш белән сыйлангач, хатын-кызлар аулак мәйданчыкка җыелып, катлаулы тормыш хәлләре, үз башларыннан кичкән гыйбрәтле вакыйгалар турында шау-гөр килеп уртага салып сөйләшә. 

Гадәттә, биредә ихласлык хөкем сөрә. Кайвакытта кызу бәхәсләр куерып ала. Кош балалары кебек тезелешеп утырырга өлгермәдек, Түбән Камадан килгән Мөнирәнең (исемнәр үзгәртелде – Авт.) ире, әледән-әле чылтыратып, хәләл җефетенең бу минутта кайда, кем белән булуын, нәрсә эшләвен тикшереп торып, хатынының теңкәсен корытырга кереште. Яше алтмышка якынлашкан сөйкемле ханым, бездән уңайсызланып булса кирәк, кызарынып-бүртенеп чыкты. Ягымлы, тыныч тавыш белән ирен тынычландырырлык җаваплар биреп, акланып маташты. 

– Ярата ул мине кызлар, шуңа күрә югалтудан курка. Һәр адымымны тикшереп тормаса, күңеле булмый. Ул эшемә дә көнгә илле мәртәбә шалтырата. Офистагы хезмәттәшләрем: “Мөнирә апа, телефоның тагын зеңгелди, тизрәк ал инде! Ак сакаллы карт сандугачың сайрап мәхәббәтен аңлатадыр”, – дип шаярталар. Гомерем шул көнче күбәләк белән үтте инде. Урамнан янәшә барганда, ялгыш берәрсе безнең якка күз ташласа, ирем кайнап чыга: “Ул сиңа ник карады? Сөяркәңме? Очрашуга җай эзләп йөридер әле”, – дип теңкәне корыта. Берәрсе танып сәлам бирсә, тәмам чыгырыннан чыга. Яшьрәк чагымда яңа күлмәк сатып алсам, иннек, крем сөртсәм, яңа прическа ясатсам, Рафилем: “Кем өчен бизәндең? Кая барырга җыенасың?” –дип көнләшеп, өйдә Сафура бураннары уйната иде. Балаларым ятимлектә үсмәсен, әтиледән-әтисез калып, кеше арасында кимсенмәсен дип, иремнең кыланмышларына, мине гаепсездән гаепле калдырып, җанымны талкуына түздем. Ул хаксызга авыр сүзләр әйтеп кыерсытканда, тавыш зурга китеп, балаларыбызның психикасы какшамасын дип, күп чакта телемне тешләп калдым, – дип үзенчә акланып маташты.

 Ял итәргә аның белән бер оешмадан килгән хезмәттәше, кызу канлы Рита: 
– Түзгән, имеш! Ишкәнсең ишәк чумарын! Неврозың белән диабетың, ашказанындагы җәрәхәтең каян килеп чыккан дип беләсең? Бөтенесен эчеңә җыеп, тәрбиясез иреңә ләббәйкә дип торганга! Ярата дип, көнче ахмакны аклап утырмасана! Яраткан кеше утыз өч ел бергә гомер иткән тугрылыклы хатынының, буй җиткән өч баласы анасының җанын талкымый, күрәләтә кыерсытмый ул! Синең Рафилең – вампир, беләсең килсә! Энергияң белән туклана! Ә син – мәми авыз,үзеңне түбәнсетә-түбәнсетә ир көен көйли торгач, әнә, тәмам чиргә сабышкансың! Чынлап торып урынга егылсаң, карамаячак ул сине! Өстеңә яшь хатын алып кайтырга да күп сорамас! –дип кырт кисте. 

Бу сүзләрне ишеткәч, Мөнирәнең күзләре яшьләнде, җыйнаулашып аны тынычландырырга мәҗбүр булдык. Ир белән хатын арасындагы бер-береңә ышаныч, ярату, тугрылык, хыянәт, бурычлар турында әңгәмәбез кызганнан кыза барды. 
Тирән кәнәфигә чумып, сүзгә кушылмыйча, моңарчы шым гына уйланып утырган, Гөлдания тынлыкны бозды:

– Апалар, миңа берәр акыллы киңәш бирсәгезче! Айдар белән сигез ел торабыз, ул көнләшүнең ни икәнен дә белми. Өйгә өч көн кайтмасам да сүз әйтмәячәген, шалтыратып, син кайда, хәлең ничек, дип сорамаячагын беләм. Аңа, эштән арып кайткан төшенә, пешереп суыткычка куелган итле кәбестә ашы белән бер чәки аракы, йомшак диван, йоклап киткәнче карарга футбол белән хоккей матчы булса, шул җиткән. Төнлә торып, өстенә юрган ябып киләм.

– Әллә ирең импотентмы? Нишләп аерым йоклыйсыз? – диде Чаллыдан килгән Регина.
– Юк ла, ара-тирә биш-алты минутка минем йокы бүлмәсенә кереп чыккалый ул. Әйтерсең, әтәч тавык өстенә менеп төшә. Өйләнешкәннән бирле аерым түшәкләрдә йоклыйбыз. Иркәләү-наз дигәннең нәрсә икәнлеген белми ул, миннән дә кабул итми. Үбә, чәчләреннән сыйпый, сырпалана башласам: “Фу, телячьи нежности, отстань от меня!” – дип торып китә. Кайвакытта әллә иремнән аерылып китим микән, дип уйлап куям. Хатын-кыз бәхетенең ни икәнлеген белмичә яшәүдән ни мәгънә? Гомер бер генә бит. Яшьлек бик тиз уза. Бик күңелсез бит миңа битараф ирем янында.

– Әллә кияүгә яратмыйча чыккан идеңме? Аның өйләнүе мәҗбүрияттән генә булмагандыр ич? – дип сорадым аптырап. 
– Шулай дисәм дә була. Әни үлгәндә, миңа унбиш яшь кенә иде. Әти озак тормыйча, бер усал-чая, мул тормышлы тол хатынга йортка керде. Мине үзләре янына сыйдырмадылар. Абыйларым һөнәри училищега укырга китеп барды. Шулчакта бер тиен акчасыз, ярдәмчесез, иске өебездә япа-ялгыз калдым. Күрше хатыны Пелагия түти мине кызганып ашарга кертә иде. Мин аңа вак-төяк эшләрендә булыштым. Ул мине үз янына бозаулар карарга эшкә урнаштырды. Шул чакта очраклы рәвештә 32 яшьлек Айдар белән таныштым. Аның ата-анасы эчеп үлгән, егет үз көнен үзе күрергә бик иртә өйрәнгән. Ул фермада мал каручы, атлы йөкче булып эшли. Эштәгеләр димләве белән тиз арада кавышып куйдык. Ике кыз таптым, икесе дә үле туды. Эчкечеләр нәселе черек буладыр, мөгаен. Айдарның да алты туганы үле туган булган. Әти төп йортыбызны сатмаган булса, шунда гына кайтып торыр идем лә! Ә болай барыр җирем юк. Безнең хуҗалыкта тере акчаны бик аз бирәләр, эш хакын күбесенчә фураж, печән, салам белән түлиләр. Шунлыктан мал асрап иза чигәбез. Былтыргы көздә мине бозаулар утарына бәреп кергән нәсел үгезе сөзде. Тернәкләнә алмыйча озак тилмердем. Хәлемә кереп, фермер шифаханәгә юллама сатып алып бирде... 

 Гөлданияне кызганып, күзләребезгә яшь тулды. Аңа төрле яктан киңәшләр яуды:
– Аерыл син ул иреңнән! Бердәнбер гомерне шулай суга салырга ярыймы соң?
– Син әле яшь, чибәр, шуның өстенә, эшчән икәнсең. Холкың ярыйсы кебек. Читкә китеп урнаш! Үз тиңең табылмый калмас!
– Кая барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый ла ул!
– Юкны сөйләп, кеше башын бутап утырмасана! Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар!
–  Мәхәббәтсез яшәүдән мәгънә юк! Үз бәхетеңне үзең эзләп тап, бирешмә, Гөлдания!
Гөлдания генә дәшмәде...

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: http://Depositphotos

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading