16+

Әбиләр чуагы ике-өчкә бүленәчәк

Шагыйрьгә кушылып, “Көзләрнең кышка түгел, җәйгә ялганган чагы” диярсең.

Әбиләр чуагы ике-өчкә бүленәчәк

Шагыйрьгә кушылып, “Көзләрнең кышка түгел, җәйгә ялганган чагы” диярсең.

Сентябрь узып бара, әйтерсең җәй дәвам итә. Газетабызның якын дусты, халык синоптигы, Балтач районының Янгул авылыннан Әмир абый Шәрәфиев әйткәнчә, быел әбиләр чуагы ике-өчкә бүленәчәк икән. Димәк, әле матур көннәр алда да булачак. 

Кырау юк, бәрәңге иртә алына
Быел август-сентябрь матур көннәре белән сөендерде дисәм, һич кенә дә ялгышмам. Эшләгән кешегә көнен дә, вакытын да бирде. Җәй башларында урыны-урыны белән көйле-көйсез һава торышы аптыратса да, җәйне начар килде дип әйтә алмыйбыз.  Сүз дә юк, ел килеше җиңелдән генә булмады. Июньдә кырау бәрәңгегә кадәр сукты. Менә сентябрьнең соңгы ункөнлегенә кереп барабыз, әле кыраулар күренми. Бу хәл халык синоптикларын да сагайткан. Хәер, табигатьтә һәрнәрсәнең үз вакыты шул. Ә менә быел иртә бәрәңге алучыларга Әмир абый аптырап та калган.

–    Аптырадым быел: бәрәңгене нишләп шулай августта ук ала башладылар икән? Салавычлар августта казып бетерде. Янгуллар – сентябрь башында. Үзебез узган шимбәдә генә алдык. Анысы да хатын ашыктырганга, әле бераз торырбыз дигән идем. Безнең бабай Симән көнне (14 сентябрь) бер чиләк бәрәңгене базга сала торган булган. Бер атнадан төшеп карый. Шуннан йә казыйбыз, йә казымыйбыз, ди. Бәрәңге өлгереп җитмәсә, аның төсе үзгәрә. Җиргә суык кермичә, бәрәңгенең иммунитеты булмый аның.  Иртә алу – сату өчен ярый ул. Августта казыган бәрәңге башка була. Соң өлгерешле сортлар әле сабактан купмаган. Димәк, өлгермәгән дигән сүз. Аларны селкеп куптарырга кирәк. Җиргә суык кермәсә, бәрәңгенең тәме дә булмый. Аннан соң, сорт бозыла, диләр. Бозыла инде, ул өлгермәгән бәрәңге була бит. Иртә утыртсаң, иртәрәк аласың. Иртә өлгерешле сортлар 85-90 көндә өлгереп җитә, – дип сөйли ул.

Әмир Шәрәфиев кыраулар булмаганга да аптырый. Кайбер елларны кыраулар августта ук төшә. Кырау юк әле. “Бүген әле суыткан. Иртүк торып караган идем, 4 градус җылы. Без Киров өлкәсе белән чиктәш бит. Кырау булса, температура 0дән түбән төшәргә тиеш. Бәрәңгене кырау сугу әйбәт. Бәрәңгене чапкач та алырга кушмыйлар. Бераздан гына казырга кушалар. Ул сабактагы әйберне алып бетерә, – дип ачыклык кертте халык синоптигы. 

Октябрь – сентябрь түгел
Көннәрнең матур торуы күңелне дә җылыта. Халык синоптигы әйткәнчә, октябрь – сентябрь түгел. Шулай да алтын көзнең озаграк торуын телисең.

–    Октябрь икеле-микелерәк була. Әле бу көннәрдә һава торышы бозылып та китәр. Аннары тагы да әйбәтләнә ул. Ул бу ялларга ук суытып алырга тиеш иде. Әбиләр чуагы ике-өчкә бүленер. Әле дә көннәр әйбәт булды. Быел мин андый ук һава торышы көтмәгән идем. Кыш да башка булды. Хач ману суыклары, хут суыгы булмады. Менә март бик сәер килде. Хәтерлисезме икән, март ахырында гомердә булмаганны атна буе яңгыр яуды. Ул яңгырлар җәй хисабына яуды. Шуңа күрә быел хәвеф-хәтәрләр күбрәк булыр дигән идем. Әллә нинди хәлләр килеп чыкты. Су басулар да булды, – ди Әмир абый, еллар дәвамында алып барган сынамышларын барлап.

Һава торышы җыеп аласы уңышлар белән дә бәйле. Шуңадыр, ел буе күкләргә карап яңгыр көтәбез, кояшлы көннәрнең дә күп булуын телибез.  Җимеш агачларының уңышы төрле җирдә төрлечә булды. Кайбер районнарда корылык та күп күзәтелде. 

–    Җәй  көне уңыш күп буласы түгел иде. Көздән бик күп яуды бит.  Уҗым культуралары да, җимеш агачлары да шунлык белән бирешмәде. Шундый мәкаль бар: “Көзен чәчсәң – көлгә чәч, язын чәчсәң – суга чәч”. Көз көне коры булса да, дымы була. Аңа яңгыр сулары, кар сулары да эләгә. Ә менә уҗым культураларына октябрьнең җылырак булуы да килешмәскә мөмкин. Аларның “көпшәләнеп” китүе дә кирәк түгел. Артык коры суыкка китсә дә, хәтәр инде ул, – дип сөйли Әмир Шәрәфиев.

Кошлар китеп бетмәде әле
–    Хәзер җәй сентябрьгә кереп бара. Әгәр дә җәйгә карап әйтәбез икән, ноябрь уртача килер. Ноябрь ахыры, декабрь башында суыклар була. Майның азагы бик эссе булды, ул шул вакытка туры килә. Кыш  былтыргы кебек кенә булмас. Узган ел җылы килде бит. Суыграк була быел кыш. Аннан соң икеле-микеле торыр. Артык суык та булмас. Кыш башында бер җылытып ала бит ул. Агачлардан сары тамчылар тамып бер җылытып алачак. Бөтен суыклар кышның ахырына кала, – дип сөйли халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев. – Миләш бик күп булмады. Миләш күп булса, суык була, диләр. Быел күп нәрсә туры да килми. Кошлар китмәде әле. Тилгән белән карлыгачлар бергә китте. Алар иртәрәк кузгалалар, 3 сентябрьдә юк иде инде. Гел күзәтеп торам. Торналарны бер дә шәйләмәдем. Алар моннан үтәләр иде. Бәрәңге казыганнан соң китәләр иде. Бәлки шушы көн бозылып алганнан соң кузгалыр инде. Кыз казлары да китмәде әле. Алар бер китеп, бер кайталар. Сулыклар булса, шунда да төшеп алалар. Сыерчыкларның китүен күреп булмый. Алар күбрәк төнлә оча.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading