16+

Баш авырту ракка китерә

Баш авырту артык ару, компьютерда озак вакыт эшләү яки стресс нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин.

Баш авырту ракка китерә

Баш авырту артык ару, компьютерда озак вакыт эшләү яки стресс нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин.

Күп кешеләр авыртуны баса торган дарулар эчмәскә тырыша, авырту үзеннән-үзе бетәр дип көтә. Ләкин аны игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки бу җитди авыруларга китерергә мөмкин. Бу хакта «Подмосковье» интернет-басмасына терапевт Дилфуза Ишбаева сөйләгән. 

Табиб баш авыртуы нерв һәм баш мие күзәнәкләрен үтерә. Ә катлаулы очракларда хроник булырга мөмкин, дип кисәтә Кешенең психоэмоциональ халәт начарая, ярсучанлык арта, кеше тынычсызга әверелә, кәефе тиз үзгәрүчән була башлый.  

Баш авыртуы берничә төрле сәбәп аркасында килеп чыгарга мөмкин. Аның беренчеләре мөстәкыйль авыру. Мисалга, мигрень. 

Икенчеләре төрле чирләр нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәре. Болар баш җәрәхәте, умыртка сөяге авырулары, мәсәлән, муен остеохондрозы, шулай ук югары артериаль яки баш сөяге эчендәге кан басымы билгеләре булуы ихтимал. Мондый авыртуларны организм стресс кебек кичерә һәм ул нерв күзәнәкләренең таркалуына китерергә мөмкин. Бу кешедә борчылу тудыра, ул ярсучанга әйләнә. Болар барысы да хроник авыртулар килеп чыгу мөмкинлеген арттыра. Йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалар, шешләр дә барлыкка килүе бар. 

Кешенең баш авырту өянәкләре. Табиб сүзләренчә, мондый приступлар өч көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Чигәләр, маңгай яки баш сөяге авырта. Баш авыртканда еш кына күңел болгану һәм косу күзәтелә. Өянәк вакытында кешенең эшкә сәләтлелеге кими һәм хәлсезлек барлыкка килә. Мондый очракта терапевтка яки неврологка мөрәҗәгать итү сорала. 

Ишбаева ассызыклаганча, теләсә нинди авырту - организмда үзгәрешләр барлыгына сигнал. Шуңа күрә үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга һәм вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди ул.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading