16+

Әле кабат бирегә киләчәкбез. Шуңа да саубуллашмыйча гына китәбез

Мари Иленең Бәрәңге районына көтелгән һәм көтелмәгән сәяхәт.

Әле кабат бирегә киләчәкбез. Шуңа да саубуллашмыйча гына китәбез

Мари Иленең Бәрәңге районына көтелгән һәм көтелмәгән сәяхәт.

Марий Элның Бәрәңге районы үзебезнең Әтнә районына терәлеп үк тора. Күптәннән әлеге республикага барырга теләсәм дә, моңарчы җай чыкмады. Бөтендөнья Татар конгрессының бер төркем татар журналистларын җыеп, күрше республикага алып барулары бик тә кулай булды әле. 

Бәрәңге районында яшәгән милләттәшләребез белән танышып кайттык. Яңавыл, Портянур, Мазарбашы авылларында булдык. Аларның яшәү рәвешләрен күзәттек, тырышып көн итүләренә, уңышларына һәм яхшы итеп татарча сөйләшүләренә куандык. Язмабызда әнә шундый милләттәшләребез, аларның башкарган эшләре белән таныштырырбыз.

Каян килгән бәрәңге
– Бәрәңгене безнең якларга 1842 елны Мазарбашы авылыннан Фәйзулла Гафтиев дигән кеше алып кайткан. Күрсәткән – ничек үстерәләр, нәрсә пешереп булганлыгын өйрәткән. Халык башта каршы килгән. Курыкканнар, агулы әйбер дип тә уйлаганнар. Аны Гафти шалканы дип йөртәләр. Бәрәңге базарына килеп Әтнә, Арча яклары сатып ала башлагач, бәрәңге шалканы дип йөртә башлаганнар. Шалкан дигән сүз төшеп кала. Бөтен татар халкына да шулай бәрәңге дигән сүз кереп китә, – дип сөйли легендаларга таянып тарихчы, мөхәррир Фәнил Мусин. 

Гомумән, районның каян килеп “бәрәңге” булганы билгеле түгел, рәсми документлар аша расланмаган. Бүген Бәрәңге район үзәгендә 5 меңнән артык кеше яши. Бәрәңгенең үзендә 2 мәчет бар.

– Бәрәңге авыл хуҗалыгы районы булып санала. 6 млрд ярымлык продукция җитештерәбез. Безнең район өчен бик зур инде ул. Тулы куәтенә эшләүче “Акашево” ит фабрикасы бар бездә. Марий Эл республикасында җитештерелгән 23 процент ит – Бәрәңге районында. Барлыгы 70 мең тоннага якын ит җитештерәбез. Чагыштырып әйткәндә, Балтач районында 7 мең тонна ит җитештерелә, – дип сөйли Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев.
 Ул безнең делегацияне бик җылы каршы алып, зурлап озатып калды. “Татарстанда татарларга кагылышлы нинди карар чыга, без аны үзебезгә кагылды дип уйлыйбыз”, – ди ул.

Бүген биредә милләттәшләребез матур гына үз эшләрен башлап җибәргән. Авылларда тимердән бизәкләп эшләүчеләр, ат асраучылар да бар. Мәсәлән, Мазарбашы авылында татар бизәкләре белән тәрәзә “алкаларына” җан өрүче Ришат Әхмәдуллин, Янавыл авылында сарымсак үстерүчеләр Гөлсия Зәйнуллина, Инсаф Мингазов белән дә таныштык. Яңартылган “Гайнул чишмәсе”нең тәмле суларыннан авыз иттек.

Гәҗит көне
Татарлар яшәгән төбәкләрдә татарча газеталарны уку үзенә күрә бер сөенеч инде ул. Фәнил Мусинның соңлап кына булса да, журналистикага аяк басуы юктан гына булмаган диясе килә. Без килгәндә дә гәҗит көне иде. Матбугатта эшләүчеләр моның ни икәнен яхшы белә.

– “Безнең тормыш” (“Наша жизнь”) 1932 елны чыга башлый. Ул вакытны 1940 елга кадәр “Удар колхозчы” дип атала. 1941 елны “Коммунизм” дигән исем бирелә. Шул вакытта татарча аерым, русча аерым басма булып чыга башлый. 1991 елны “Безнең заман” дип берләшә. 2019 елдан баш мөхәррир булып эшлим. Аңа кадәр 12 баш мөхәррир булган. 40 яшькә кадәр журналистиканы белгән кеше түгел идем. Газета атнасына бер тапкыр чыга, элек 3 тапкыр чыккан, – дип сөйли Фәнил Мусин. 

Чагыштырмача яшь мөхәррир буларак ул курыкмыйча “Якташлар” газетасы чыгарырга да алына. Бүген мөстәкыйль, Мари Иле Республикасының татарлар газетасының 24 саны басылып чыккан. Тиражы да күп түгел, аны 200ләп кеше генә алдыра. 

– Бу эшне ике ел элек Бөтендөнья Татар конгрессы җыйган журналистлар форумнарында булып, Ульян якларында татар газеталарының чыкканын күргәч, ник бездә Марида юк дип сорау биреп башлап җибәрдем. Халык күтәреп алды. Иң беренче 9 санны бушка тараттым. Аннан подпискага эшләгәч, журнал форматында ясадым, төсле иттем, – дип сөйли мөхәррир. 

Мазарбашы мәчете
Бәрәңге районында 90нчы еллар урталарында салынган мәчетләр белән беррәттән, бик борыңгылары да яңартылып халыкка кайтарылган. Шуларның берсе – Мазарбашы авылындагы мәдәни мирас булып танылган Җәмиг мәчет. Ул Казанның Апанай, Әтнә районы Олы Бәрәскә авылы мәчетен дә хәтерләтә. Гомумән, Мазарбашы – бик тирән тарихлы үзенчәлекле авыл. Бирегә заманында Шиһабетдин Мәржани килеп йөргән. Сабантуйларында катнашкан. Авылда “Мәржани чишмәсе” дә бар.

- Һәр авылның тарихы үзенчәлекле. Әмма Мазарбашы феномены бар. Бер авылда тупланган житештерү үзәге монда гына. Байларны да кара байлар дигәннәр. Эш белән баеган алар. Көпчәк, ат заводлары, 4 умач фабрикасы булган. Янәшәдә – Куян авылы. Аларны ак байлар дигәннәр. Сәүдә белән баеганнар, – дип сөйли төбәк тарихын өйрәнүче Наил Бариев.

Элек авылда 3 мәхәлллә була. Әмма авыл 1829 елны шушы таш мәчет салынгач кына, дини үзәк буларак таныла. Совет чорында монда ашлык складлары, колхоз идарәсе дә урнаша. Тегү цехы да була, электростанция авылга ут та биреп тора моннан. Ни генә күрми ул. 1990 еллар азагында мәчеткә ай яңадан куела.

– Мәчетебезнең манарасы бик биек булган. Иләт авылын узып килдегез бит. Манарага менгәч, шул Иләт авылы чиркәве күренгән. Манараны кисеп төшерәләр. Безнең халык кисмәгән инде аны. Фаяз абый Асапов дигән кеше айны тиз генә яшергән. Айны эзләп-эзләп тә таба алмагач, Аллаһы Тәгалә үзенә алды дип уйлаганнар. Кеше шуңа инанып яшәгән. Юкка чыккан ич инде. Гомерләр узды, аның улы Рәжәпрахман абый Асапов очрашып сөйләшкәндә: “Ай бездә ул”, – ди. Мин кызыксына башладым, – дип сөйли авыл активистларының берсе, аксакал Рәис абый Салихов. – Ул абзый ике елдан соң үлеп китте. Булмады. Мәчеткә икенче ай куйдылар. Үзе дә табып бирәм, дип төшеп әйткән булган. Мәчеткә яңа айны да ясатырга биргәннәр. Шулай итеп элеккеге айны 15 ел эзләдем. Ул арада балалары бу урамнан аскы очка күченде. Башта печәнлектә диләр, сүткәч аннан да чыкмады. Бер-ике елдан гаражны сүткәндә табыла. Ай белән бик күп кешеләр кызыксынды. Татарстан, Мәскәүдән дә килеп сораштылар. Ай әлегә миндә. Аннан мәчеткә сейфка куелачак. Колбаларын ясаттым инде.

Гайнан Кормаш мәктәбе
Куян мәктәбе җәлилчеләрнең берсе булган Гайнан Кормаш исемен йөртә. Мәктәптә геройга багышланган мәктәп музее почмагы бар. Билгеле булганча, 1937-1938 елларда Гайнан Кормаш шушы мәктәптә физика һәм математика укыткан. Музейда аны белгән, ул укыткан кешеләрнең җылы истәлекләре саклана. 
Мәктәптә чагыштырмача татар телле язулар да күзгә ташланды. Мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Бүген мәктәпне тәмамлаган 17 егет хәрби операциядә катнаша. Аларны күреп-белеп торсыннар дип, һәрберсенә “Патриот партасы” ясалган.

Борчулар да юк түгел
Марий Эл республикасында 675 332 кеше, 90 милләт гомер кичерә. Республикада 43 400 татар яши. Шуларның 26 898ы – шәһәрләрдә, 16 502се авылларда гомер кичерә. Без барып күргән Бәрәңге районында 22 татар авылы булган, шулардан 11е бетеп юкка чыккан. Бүген районда 7730 татар яши. 

Юкка чыккан татар авыллары башка районнарда да бар. Мари-Төрәк районында, мәсәлән, 25 татар авылының 7се юкка чыккан. Калган 18 авылының 5сендә керәшен татарлары гомер кичерә, 3 авылда катнаш халык, шулай ук тататарлар да яши. Барлыгы 4231 татар бар. 

Морки районында 3 татар авылы бар. Йошкар-Олада – 10639, Волжск шәһәрендә – 7358, Медведево районында – 2160, Звенигово районында – 1954 татар гомер кичерә. 

Республикада 30 мәчет эшләп килә. 19 мәктәптә татар теле укытыла. Кызганыч, мәктәпләрдә татар теле атнага бер-ике тапкыр гына керә. 
Татар авыллары тарихын өйрәнгән, югалган татар авылларын да видеога төшереп калган Мәүлизә ханым Гомәрованың мирасы зур. Ул дистә еллар дәвамында республикада татарлар өчен тапшырулар әзерләгән журналист кеше. Аның чыгышында чыннан да республикада телгә бәйле шактый мәсьәләләр күтәрелде. 

– 11 меңгә якын татар яшәгән Йошкар-Ола шәһәре мәктәпләрендә бер татар классы, балалар бакчаларында бер татар төркеме дә юк. Бу эшне оештыруны Республиканың Милли-мәдәни мөхтәрияте үз өстенә алса, яхшы булыр иде. Республиканың татар мәдәният үзәге, республикада урнашкан татар авылларына күбрәк игътибар бирсен иде. Мари-Төрәк, Бәрәңге, Морки районнарында авария хәлендә булган мәдәният йортларына матди ярдәм күрсәтеп, төзекләндерер дигән өмет бар. Киләчәктә мәдәният йортларыбыз, милли киемнәр, милли уен кораллары белән тулылансын иде. Без Бөтендөнья Татар Конгрессының һәрвакыт ярдәмен тоеп яшибез. Татар дип җан атып эшләгән конгресс хезмәткәрләренә олы хөрмәтем, чиксез рәхмәтем. Шулай да Татарстанның капка төбендә яшәгән татарларыгыз, сезнең игътибар үзәгендә булса иде, – дип сөйли ул. – Бик кызганыч республикада 18 татар авылы бетеп юкка чыккан. Кайбер авыллар урынында буш басу, урман эчендә калганнары да бар. Мари-Төрәк, Бәрәңге районнарындагы беткән берәр авылның зиратлары урман эчендә калып, чүплеккә әйләнгән. 16 беткән авылның зиратлары уратып алынган, тәртипләп тотыла, – дип сөйли Мәүлизә ханым татар авыллары турында фильмнар тарихын күрсәтеп. 

Үз милләттәшләрең яныңда башкарган эшләр турында куанып та сөйләргә, борчуларыңны яшермичә әйтергә мөмкин. Эчкерсез, тыйнак, әмма битараф булмаулары белән ошады бәрәңгелеләр. Без әле кабат бирегә киләчәкбез. Шуңа да саубуллашмыйча гына китәбез.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading