16+

Ә сез чикерткә һәм суалчан ашарга әзерме?

Евросоюз хакимияте рәсми рәвештә азык-төлек составына өй чикерткәсе һәм буффало суалчанын кулланырга рөхсәт итте.  Хәзер бу бөҗәкләр куркынычсыз санала һәм чикләүләрсез кулланырга мөмкин. Аларны шул ук ипи, макарон, соус, пиццага да кушарга бик мөмкиннәр икән. 

Ә сез чикерткә һәм суалчан ашарга әзерме?

Евросоюз хакимияте рәсми рәвештә азык-төлек составына өй чикерткәсе һәм буффало суалчанын кулланырга рөхсәт итте.  Хәзер бу бөҗәкләр куркынычсыз санала һәм чикләүләрсез кулланырга мөмкин. Аларны шул ук ипи, макарон, соус, пиццага да кушарга бик мөмкиннәр икән. 

Гадәти азык-төлек ингредиентлары арасында бөҗәкләр дә очрый башларга мөмкин.

Ашханәдә ашыгызга бөҗәк төшкән булса, тавыш куптара алмыйсыз инде хәзер. Бу шаяртып кына әйтү, әлбәттә. Чикерткә белән суалчан гадәти азык-төлек продуктлары ингредиентлары арасында порошок рәвешендә очрый ала, дип кисәтә белгечләр.

Әгәр дә бөҗәк ашаудан чиркансагыз, продуктларның этикеткаларын бик игътибар белән өйрәнеп, «деликатесларның» атамаларын истә калдырырга кирәк була: Alphitobius diaperinus (буффало суалчаны) һәм Acheta domesticus (өй чикерткәсе). 
Әлеге яңалыкка Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да битараф калмаган. 

– Татарстанга микротерлекчелек темасына игътибар итәргә кирәкме икән? Фәнни тикшеренүләр өй чикерткәләренең аксым, витамин, клетчатка, минералларга бай һәм шул ук вакытта зарарсыз булуын күрсәткән. Ит белән чагыштырганда җитештерү процессы да экологиягә зыян салмый, – дип язган ул телеграм-каналында.

Ә бездә, бу яңалыкны күргәч тә, чикерткәләр хәләлме-түгелме икән дигән сорау туды.   
– Хәнәфи мәзһәбе буенча бөҗәкләр ашау тыелган (“Әл-Мәбсут", имам әл-Сәрахси, 11/399 һ.б.). Галимнәр моның сәбәбен бөҗәкләрнең җирәнгеч кыяфәтле булуы белән аңлата. Бу хакта «әл-Әгъраф» сүрәсенең 157нче аятендә әйтелә: «Ул аларны яхшылыкка өнди, начарлыклардан тыя, пакь нәрсәләрне хәләл итә, кабахәт нәрсәләрне исә хәрам кыла». Моннан искәрмә булып саранча тора, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аны ашарга рөхсәт иткән (“Әс-Сунан әс-сәгыр”, имам әл-Бәйхакый, №3047), – дип аңлатты Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече Илһам хәзрәт Сабанчин.

Диетолог Гөлназ Гыймранова да өй чикерткәсенең тимер, бакыр, магний,  марганец, фосфор, селен һәм цинк кебек микроэлементларга бай булуын билгеләп, әмма карап торышка бигрәк кыяфәтсезләр дип кенә әйтеп куйды.  

Кыяфәтләре ошыймы-ошамыймы, бер сәбәпсез генә кабул ителгән карар түгел бу. Монда эш акчада. Бер килограмм сыер итен җитештерү өчен сигез килограмм азык китә, ә бер килограмм чикерткәгә – ике генә ди. Аннары эре терлек үрчетү өчен зур мәйданнар кирәк. 
Министр Айрат Хәйруллин әйтмешли, “Европадагы мондый яңалыклар фонында Россиянең үзен ашлык, үсемлек мае, ит белән йөз процент тәэмин итүенә” сөенергә генә кала. 
 

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading